Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгучылар өчен кипкән җиләк-җимешләрнең нинди зыяны бар?

Ябыгучылар өчен кипкән җиләк-җимешләрнең нинди зыяны бар?

news_top_970_100
Ябыгучылар өчен кипкән җиләк-җимешләрнең нинди зыяны бар?
Ябыккан вакытта баллы ризыклар урынына кипкән җиләк-җимешләр кулланырга кирәк диген фикер бар. Әмма цукатларның кайбер төрләре киресенчә тискәре йогынты ясарга мөмкин. 

Диетологлар әйтүенчә, диета вакытында җиләк-җимеш чипсылары, кипкән җиләк-җимешләр һәм цукатлар ашарга ярамый. Бу продуктларның 100 граммында күп күләмдә фруктоза һәм калорияләр бар. Цукатларны әзерләгәндә, җимештәге бөтен дымны киптереп бетерәләр. Шуңа күрә аларны чамасыз куллану фигураны бозарга гына мөмкин. 

Белгечләр кипкән җиләк-җимешләрне көннең беренче яртысында ашарга киңәш итә. Ә күрәгә, кара җимеш һәм финикларны ашамау хәерле, чөнки аларда калорияләр күп. Артык авырлыктан котылырга теләүчеләр өчен цукатлар аеруча зыянлы. Аларны азык буяулары кушылган шикәр сиробында кайнаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100