Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа кагыйдәләр буенча машина теркәү өчен нишләргә?

Бер машинага берничә кеше хуҗа булса, теркәү өчен алар язмача ризалык бирергә тиеш.

news_top_970_100
Яңа кагыйдәләр буенча машина теркәү өчен нишләргә?

Россиядә автомобильләр һәм прицепларга дәүләт теркәве узуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Россия Эчке эшләр министрлыгы тиешле боерыкны 26 сентябрьдә бастырып чыгарды. Бу хакта РБК сайтына сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Автомобиль хуҗаларына машиналарын транспорт чарасының электрон паспорты (ПТС) белән теркәргә рөхсәт иттеләр. Шул ук вакытта алдан бирелгән кәгазь паспорт та (ПТС) гамәлдә булачак. Аны электрон паспортка алыштырып була. Алыштырган очракта, кәгазь паспорт гамәлдән чыгарыла.

Автомобиль двигателен алыштырганда, аны күзәтүгә җибәрергә була. Шуннан соң двигатель номерын ПТСка һәм ЮХИДИ мәгълүмат системасына кертәләр. Шул ук вакытта яңа двигатель эзләүдә булырга тиеш түгел. Аның моделе һәм тибы искесенеке кебек үк булырга тиеш, шулай ук завод маркировкасы да куелган булу таләп ителә.

Яңа кагыйдәләр буенча, машинаны теркәгәндә шәхси паспортың югалган булса, аның урынына шәхесне раслый торган вакытлыча документны файдаланып та була. Әгәр бер машинага берничә кеше хуҗа икән, алар ЮХИДИ (ГИБДД) органнарына үзләренең риза булулары турында язмача гариза белән мөрәҗәгать итеп, машинаны бер генә кеше исеменә терки алалар.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100