Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Бөтен дөнья буйлап Чыршы бәйрәмнәре була. Бу чараларда катнашу тыелмыймы? Яңа ел чыршысы алып кайтып бизәү гөнаһ булмасмы? Ислам әдәпләре буенча, Яңа елны бәйрәм итүдә катнашу ничек бәяләнә?
Дин белгече, Казанның «Гаилә» мәчете
Яңа ел бәйрәмен гаетләрдән дә олырак иттереп уздыру — мөселманлыгыбыз ни дәрәҗәдә икәнен күрсәтә. «Без башка берәр көнне Ураза белән Корбан гаетенә караганда зуррак уздырабыз икән, бу безнең мөселманлыгыбызны күрсәтә торган бер әйбер. Ягъни, без динебезгә әһәмиятне күпме бирәбез. Бәлки кемдер хәтта гает көннәрендә мәчеткә бармый, кемдер гает көннәрендә коймагын да пешерми, кунак та чакырмый, үзе дә чакырган җиргә бармый. Ә үзе 31 декабрь дип, чыршыларын сатып алып, бизәнеп теләсә ни кылана. Гаеттән бөек көн юк. Ураза һәм Корбан гаетләрен шул дәрәҗәдә итеп уздырыйк», — дип өнди Рөстәм хәзрәт.
«Гаилә» мәчете
«Әгәр бәйрәм дип, шул гамәлләр гөнаһка китерә икән, шул көннәр сәбәпле, өебезгә хәрәм эчемлек, харәм ризыклар керә икән, өйдән бәрәкәт китә дигән сүз. Нинди генә көн булса да, өебезгә хәрәм булган ризык, хәрәм булган эчемлекләр, аракы беркайчан кермәсен. Өегезне шулардан чиста тотыгыз. Шул вакытта өегездә, гаиләгездә бәрәкәт уңышы булыр», — дип аңлатты хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин гыйнвар башында үлүчеләр саны артуны әйтеп узды. «Без, муллалар, шуны сизәбез, күрәбез: 1 гыйнварда, 2 гыйнварда мәчеткә «туганыбыз вафат булды» дип килүчеләр күбәя. Мәетләр саны арта. Безгә кирәкме бу?» — дип сорау куя ул.
Дин белгече фикеренчә, яңа елны Коръән укып каршы алу хәерле. «Коръән укып, киләчәк елларны уңышлы еллардан кыл дип теләк теләү әйбәт. Коръән ашлары белән яңа елларны каршы алсак зыяны булмас. Хәрәм белән бәйрәм итүдән Аллаһы сөбханә вә тәгалә сакласын иде», — ди Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.