Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

XXI гасырның иң яхшы җыры нинди?

Музыка белгечләре XXI гасырның иң яхшы 100 җырының рейтингын төзеде. Исемлек Rolling Stone журналында басылып чыккан.

news_top_970_100
XXI гасырның иң яхшы җыры нинди?
Редакция музыкантларга, продюсерларга һәм тәнкыйтьчеләргә 2000 елдан башлап үзләренең иң популяр җырларыннан торган исемлек төзүне сорап мөрәҗәгать иткән. Ә соңыннан аларны чагыштырып караганнар.

Беренче урынны Америка җырчысы Бейонсеның Crazy in Love җыры алган. Әлеге җыр аның 2003 елда чыккан дебют альбомында урын алган була. Җыр аның ире – рэпер Джей-Зи катнашында яздырылган булган.
 
Икенче урында Британия башкаручысы M.I.A. ның Paper Planes җыры. Ул Оскар премиясе лауреаты булган "Миллионер из трущоб" (2008) фильмына саундтрек.
 
Өченче урынга Америка рок-группасының Seven Nation Army хиты лаек булган.

Беренче унлыкка шулай ук, Outkast дуэтының Hey Ya!, рэпер Джей Зиның 99 Problems, америка инди-группасының Yeah Yeah Yeahs, Runaway Канье Уэста, британ җырчысы Адельның Rolling in the Deep, Яңа Зеландия җырчысы Лординың Royals һәм The Strokes төркеменең Last Nite җырлары кергән.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100