Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

WhatsApр төркемнәренә кешеләр туплауда үзгәрешләр бар

Мессенджерда таралган хәбәр аркасында, кешеләргә урамда һөҗүм иткәннәр, гаепсезләр һәлак булган.

news_top_970_100
WhatsApр төркемнәренә кешеләр туплауда үзгәрешләр бар

WhatsApp мессенджерында паника һәм гайбәт таратуга каршы чаралар кертелә. Кешене, үз ризалыгыннан башка, төркемнәргә кертеп булмаячак. Бу турыда «Российская газета» язды.

Һиндстанда балаларны урлау турындагы гайбәтләр аркасында үз-үзләрен хөкем итүчеләр булган. Мессенджерда таралган фотодагы җинаятьчегә охшаган кешеләргә урамда һөҗүм иткәннәр. Гаепсез кешеләр һәлак булган. Шуннан соң Һиндстан хөкүмәте WhatsApp мессенджерына катгый таләп куйган, ялган мәгълүмат таратуны чикләүне сораган булган.

Шуннан соң WhatsApp мессенджеры чикләүләр кертә башлады. Элек бер хәбәрне 250 кешегә тапшырып булса, бу сан егерме белән чикләнде.  Соңрак исә бишкә генә калды.

Инде менә яңа чикләү игълан ителде. Кешене WhatsApp та яңа төркемгә кушу өчен аннан ризалык алу таләп ителәчәк. Теләсә кем башка кешеләрне җыеп төркемгә кертә алмаячак. 

Төркемгә кертү турында сорау җибәрәсең, ул рөхсәт итсә, төркемгә керү турында ризалык бирсә, аңа хәбәрләр килә башлый. 

Моңа кадәр кешене төркемгә кушу өчен рөхсәт сорыйсы юк иде. Номерын өстисең дә, кертәсең. Шуннан соң бу кешегә хәбәрләр китә башлый. Хәзер исә кешене төркемгә кушу өчен, башта аннан рөхсәт сорарга кирәк була, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • WhatsApp мессенджерын дөньяда 1,5 млрд чамасы кеше куллана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100