Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

WhatsApp кулланучыларга ни өчен суд яный?

WhatsApp кулланучыларга ни өчен суд яный?

news_top_970_100
WhatsApp кулланучыларга ни өчен суд яный?
WhatsApp онлайн-мессенджеры кулланучыларына суд белән яный. Бу турыда мәгълүмат кушымтаның рәсми сайтында чыкты.

WhatsApp кушымтасын куллану кагыйдәләрен бозган кеше суд каршына басарга мөмкин. Шундый кагыйдә бозулар исемлегенә автомат рәвештә һәм күпләп хәбәр тарату керә. Моннан тыш, программаны коммерция максатында куллану тыела. WhatsApp мессенджерын бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланырга ярый.

Әгәр мессенджерны эш өчен кулланырга кирәк булса, моның өчен махсус WhatsApp бизнес-кушымта бар. Ул түләүле.

Хәзерге вакытта компания хокук бозу очраклары буенча белешмә туплый. Ел азагына кадәр судка шикаятьләр язылачак, дип хәбәр итә "Россия24" каналы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100