Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вакытыннан алда якты дөньядан китүнең билгеләре нинди?

Макс Планк Картаю биологиясе институты һәм Лейден университетының Медицина үзәге (АКШ) галимнәре кешенең күпме яшәячәген билгеләргә мөмкинлек бирә торган төп билгеләрне ачыклаган. Бу хакта MedicalXpress пресс-релизында хәбәр ителә.

news_top_970_100
Вакытыннан алда якты дөньядан китүнең билгеләре нинди?
Тикшеренүдә 44 168 кеше катнашкан. Белгечләр, биомаркерлар бармы-юкмы икәнлеген ачыклар өчен, аларның кан үрнәкләрен өйрәнгән. Әлеге биомаркерлар кешенең алда күпме гомере калганлыгын белергә мөмкинлек бирә. Җентекле анализ үткәргәннән соң, аминокислоталар, «начар» һәм «яхшы» холестерин күләмен, ялкынсынуга каршы кушылмалар булу-булмавын һәм майлы кислоталар балансын да кертеп, галимнәр 14 күрсәткечне билгеләгән.

Билгеле бер биомаркерларның булуы табибларга өлкән яшьтәге кешеләрнең картлык авыруларына ни дәрәҗәдә бирешүен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, әлеге күрсәткечләр модель организмнар, мисал өчен, кимерүчеләр, җиләк-җимеш чебене һәм суалчаннарда картаюга каршы торучы терапия алымнарын һәм картаю процессларын өйрәнгәндә исәпкә алына. Хәзерге вакытта белгечләр мондый биомаркерларның тычканнарда бармы-юкмы икәнлеген тикшерә.

Түбән тыгызлыктагы липопротеиннар белән бәйле холестеринны «начар» холестерин дип атыйлар. Бу - билгеләрнең берсе. Канда түбән тыгызлыктагы липопротеиннарның күләме югары булу атеросклероз барлыкка килү куркынычын арттыра. Югары тыгызлыктагы липопротеиннар «яхшы» холестеринны таратучы булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100