Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уразага кергәндә сәхәр белән ифтарны берләштерергә буламы?

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков сәхәрсез уразага керү очрагын аңлатты.

news_top_970_100
Уразага кергәндә сәхәр белән ифтарны берләштерергә буламы?
- Сәхәр булмаса да ярыйм? Ярый. Ләкин сәхәрнең үзенең бәрәкәте бар. Монда хәтта сәхәр вакытында күп итеп ашау шарт түгел. Сөннәткә туры килер өчен һәм дә саваплы булыр өчен бер йотым су, бер финик булса да ашарга кирәк - шул вакытта саваплы, бәрәкәтле була. Һәм дә Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү гәләйһиссәлләмнең сөннәтенә дә туры килә. Ә менә болай: ифтарны ашады, ястү вакытын укыды, бик арыды, ятты һәм уянганда иртәнге намаз кергән, сәхәр вакыты чыккан булган. Ул вакытта уразаны дәвам итсә, уразасы дөрес була.- Һәр көн алдыннан ният булырга тиешме?- Һәр көн алдыннан ният булырга тиеш. Ул шарт. Ләкин монда ният дигән вакытта билгеле бер формуланы әйтү кирәк түгел. Ният - ул синең йөрәгеңдә булган теләгең. Әгәр дә синең авыз ачкан вакытта теләгең бар икән - “Мин иртәгә ураза тотачакмын” дигән, ул ният буларак җитә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100