Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза тоткан кешегә теш пастасы, мисвак белән теш чистартырга ярыймы?

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков ураза вакытында теш чистарту үзенчәлекләрен әйтте.

news_top_970_100
Ураза тоткан кешегә теш пастасы, мисвак белән теш чистартырга ярыймы?
Теш пастасы белән теш чистарту мәкруһ гамәл булып санала. 

  • Мәкруһ - дәлил белән тыелган эш, хәрамга якын булып тора 

- Мисвак кулланырга буламы? 

 Була, ләкин Хәнәфи мәзхәбендә мисвакны куллану тәһарәт алганда сөннәт. Ягъни авызны чайкаган вакытта мисвакны куллану сөннәт. Әмма бездә ул таһарәтнең сөннәте. Ул вакытта аның белән ярый, мәкруһ булмый. Хәтта сөннәт гамәл булып санала, ләкин аның согын йотарга ярамый, һәм дә аннан чыккан кечкенә генә агач валчыклары, аны да йотарга ярамый. Ягъни су белән чайкарга, аны төкерергә кирәк. Су белән чайкаган вакытта 3 мәртәбә чайкасак, ул җитеп тора. Әгәр дә тәме кала икән, һәм дә кешенең селәгәенә аның тәме керә икән, ул вакытта ул уразаны бозмый. Чөнки бары тик тәм генә, тәм ул уразаны бозмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100