Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урамдагы ачык кафеларда ашау куркыныч түгелме?

Җәй җитү белән, Казан урамнарында төрле ресторан-кафеларның ачык верандалары, террасалары эшли башлады. Анда утырып ял итәргә, ашап алырга күпләр ярата – саф һавада, гүзәл шәһәребез урамнарына сокланып тәмле ашап-эчүгә ни җитә! Ләкин...

news_top_970_100
Урамдагы ачык кафеларда ашау куркыныч түгелме?

Бу сүзләрдән соң күз алдына бик күркәм һәм матур күренеш килеп басса да, белгечләр мондый җирләрдә ашауны хупламый. Бигрәк тә андый террасалар юл кырыенда урнашкан булса. Бу очракта еш кына юлдагы тузан һәм машиналар чыгарган зарарлы матдәләр ризыкка эләгергә мөмкин, ди алар. Ә бу инде кеше организмына, аның сәламәтлегенә шактый зур зарар китерергә мөмкин, дип кисәтә Роспотребнадзор.

Әлбәттә, бер мәртәбә юл янында урнашкан ачык һавадагы ресторанда ашаганнан гына әллә ни зыян булмас, анысы. Ләкин сез андый җирләргә еш йөрсәгез, бу организмга файдага түгел.

Машиналар чыгарган газлардан ризыкларга һәм эчемлекләргә авыр металл тозлары, кадмий, кургаш эләгергә мөмкин. Билгеле булганча, кургаш кеше организмындагы кызыл кан күзәнәкләре ясалу процессына, кан юлларына һәм эчәкләргә начар тәэсир итә. Шулай ук әлеге матдә баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Кадмий исә организмга нигездә тәмәке төтене һәм ризык аша керә. Ул канцероген булып тора һәм үпкә, сулыш юлларына зыян сала. Болардан тыш юллар тирәсендәге һавада тузан, кырым, күмер, асфальт кисәкчекләре дә була. 

Ачык һавада ашаудан аллергия белән интегүчеләр дә тыелырга тиеш. Аларның ризыкларына үсемлекләр серкәсе, микроорганизмнарның споралары эләгергә бик мөмкин.

Юллар тирәсендә тавыш һәм тирбәнеш (вибрация) дәрәҗәсе дә нормадан югарырак була, гадәттә. Бу да кеше сәламәтлеге өчен файдалы нәрсә түгел. Җитмәсә, мондый җирләрдә аларның дәрәҗәләрен контрольда тоту авыррак. “Еш кына мондый ачык террасаларда төрле санитар-гигиена нормативлары тиешле дәрәҗәдә үтәлми”, дип саный Роспотребнадзор белгечләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100