Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уку өчен түләгән акчаның 13% ничек кире кайтарырга?

. Минем улым университетта түләп укый. Уку өчен түләгән акчаның 13% ничек кире кайтарып алып була?

news_top_970_100
Уку өчен түләгән акчаның 13% ничек кире кайтарырга?

Җавап: Түбәндәге физик затлар уку өчен түләгән акчаларының бер өлешен кайтарып алырга хокуклы:

•       үз укуы өчен түләгән - уку формасының нинди булуына карамастан (көндезге, кичке яки читтән торып уку бүлеге, башка төрләр);

•        Үзенең 18 яшькәчә баласының (балаларының) көндезге уку бүлегендә укуына түләгән;

•        Тәрбиясендә булган 18 яшькәчә баланың (балаларның) көндезге уку бүлегендә укуы өчен түләгән;

•        Элек тәрбияләп торган 24 яшькәчә затның (тәрбия итүдән туктаганнан соң) көндезге уку бүлегендә белем алуы өчен түләгән;

•        Бер әти-әнидән яки әтиләре йә әниләре уртак булган 24 яшькәчә ир туганын яисә кыз туганының көндезге бүлектә укыганы өчен түләгәннәр.

Социаль салым чигерүләре турында тулы мәгълүмәтне Россия салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтындагы “Физик затларның керемнәренә салым (НДФЛ)” бүлегендә “Социаль салым чигерүләре” мәгълүмәти ресурсыннан файдаланып белеп була.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100