Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уч төбе кычытса, ни була?

Уч төбе кычытса, ни була?

news_top_970_100
Уч төбе кычытса, ни була?

Кешенең кулына, уч төбенә карап, организмдагы проблемалар турында белеп була. Бу турыда «КП» сайты язды.

Уч төбе кызыл булса, бавыр агуланган дигән сүз. Гепатит яки гепатоз булуы бар.

Уч төбе саргылт булса, бавыр яки үт куыгы авырулары (гепатит, үт куыгында таш, холангит, холецистит) булуы ихтимал.

Кулның өске ягында көрән таплар булса, үт куыгын тикшертергә кирәк.

Кул тиресе кипшесә, А һәм Д витаминнары җитми.

Куллар салкын булса, организмга никотин кислотасы җитми. Ит, балык, гөмбә, карабодай, фасоль, кәбестә ашарга кирәк.

Уч төпләре кызышса, бавыр агуларны чистартып өлгерми, дигән сүз. Бу дарулар, алкоголь, химик матдәләр белән агуланганда булырга мөмкин.

Куллар дымлы булса, калкансыман биз эшчәнлеге бозылган булуы бар.

Чәнчи бармаклар оеса, кардиологка күренергә кирәк.

Зур бармаклар оеса, сулыш алу органнарында авыру булырга мөмкин.

Буыннар шартласа, кальций җитми дигән сүз.

Буыннар шешеп, сызласа — полиартрит булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100