Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тычканнар фикерли беләме?

Күптән түгел уздырылган тикшеренүләр тычканнарның катлаулы ультратавышлар ярдәмендә үзара аралашуын ачыклаган. 

news_top_970_100
Тычканнар фикерли беләме?

Бу кимерүчеләрдә аң сәләте бар дип уйларга җирлек бирә. Һәм алар ярдәмендә кешенең психикасындагы һәм үз-үзен тотышындагы тайпылышларны тикшерергә була, дип яза РИА Новости. 

Алкоголиклар һәм наркоманнар

Фәнни тикшеренүләр өчен файдаланыла торган тычканнар ак түгел, ә күксел-кара төстә була. Бу C57BL/6 (Black 6) инбред линия (ягъни, генетик яктан бер төрле). Һәм 1921 елда Jackson Laboratory Америка лабораториясендә барлыкка китерелгән. Соңгы йөз ел эчендә әлеге кимерүчеләр меңләгән даруларны һәм дәвалауның яңа алымнарын тикшергәндә ярдәм иткән. Үзләрендә CRISPR/Cas9 геном редакторын сынап караганнар һәм хәтта Халыкара космик станциядә булганнар.

Black 6 тычканнары талымсыз, алар тиз үрчи. Алар белән эшләү җиңел һәм шуңа күрә галимнәр аларның спиртлы эчемлекләр һәм авыр наркотиклар яратуына да күз йома. Тычканнарның бу начар гадәтләре турында Jackson Laboratory сайтында да язылган. Моннан тыш, кимерүчеләр авыртуга һәм тавышка сизгер, симерүгә, диабетка һәм атеросклерозга бирешүчән. Ә олы яшьтә, алар очрагында бу 10 ай була, ишетү сәләтләрен югалтырга мөмкиннәр. Беренче карашка, тәҗрибә өчен бик тә шикле җанвар булып тоела.

“Авыруларны модельләштерү өчен җәнлекләр кирәк. Әлбәттә, кешегә иң якыны приматлар. Ләкин алар белән тикшеренүләр уздыру бик кыйммәт һәм җәмәгатьчелек тарафыннан маймылларда тәҗрибәләр уздыруга каршылык зур. Шуңа күрә бүген тычканнарда күп төрле, шул исәптән, неврлогик авыруларны да, хәтта аутистик спектрдагы һәм катлаулы формадагы шизофренияне дә модельләштерәләр. Тик мондый модельләр өчен тычканнардан нинди дә булса когнитив сәләтләр “тартып чыгарырга кирәк”. Мәсәлән, аерым бер ген белән түбән интеллект арасындагы бәйләнешне белү өчен бу генны “сүнедереп” куярга һәм карарга кирәк: җәнлек акыллыга әйләнәме, әллә тилегәме. Һәм кимерүчеләрнең акыл сәләтен “лабиринттан чыгу юлын тап” яки “җимлек урынын истә калдыр” кебек уеннар түгел, вокализация ачыклый”, - дип сөйләгән РИА Новостига Түбән Новгородның Лобачевский исемендәге Биология һәм медицина институты хезмәткәре Александр Иваненко.

Ул кадәр үк тиле түгел

Соңгы ике ел эчендә Иваненко Нидерладтагы һәм Германиядәге коллегалары белән тычкан вокализацияләрен расшифровкалауның иң гади алгоритмын эшләргә тырыша. Ягъни, кеше колагы ишетми торган һәм 50-100 килогерц диапазоны арасында ятучы тавышлар эзлеклелеген ачыкларга тели. Нәтиҗәдә галимнәр ата һәм ана тычканнарның төрле “җырлар” башкаруын ачыклаган. Алар ясалма нейрон челтәрләрен “җырчының” җенесен ачыкларга өйрәткән.

“Вокализацияне әле беркем дә ныклап өйрәнмәде, ләкин ниндидер фикерләү барлыгына барысы да азмы-күпме ышана. Спектограммаларда һичшиксез ниндидер семантика бар. Вокализация структурасы артында нәрсә торган аңлаганда, төрле геннарны сүндереп, теге яки бу структурада нәрсә үзгәргәнен күзәтергә була. Ягъни, бу неврологиянең яңа модельләре (сөйләмдәге тайпылышлар өчен дә) өчен тулы бер чыганак”, - дип аңлата Иваненко.

Читлектәге серенадалар

Америка нейробиологлары да шуңа охшаш нәтиҗәләр ясаган. Алар кимерүчеләрнең вокализация “синтаксисын” анализлап, кайбер генетик мутацияләрнең бу җәнлекләрне “сакау телле” итүен дәлилләгән.

Foxp2 гены аналогы (кешедә бу сөйләм телендә специфик тайпылыш була) дефекты булган ата тычканнарны төрле социаль контекстка урнаштырган: башта йоклаган яки уянган ана тычкан белән, соңыннан йоклаучы ата тычкан белән, ә ахырдан ана тычкан бәвеле булган читлеккә япканнар. Һәр очракта да тикшерүчеләр кимерүчеләрнең ультратавыш вокализациясен яздырып барган. Мәсәлән, ана тычканнарның “җырлавы” ситуациягә бәйле икәне ачыкланган. Ә ана тычканнар белән очрашкан вакытта ата тычканнар серенадлар җырлый башлаган. Ә вокализация үзе югары һәм түбән тавышларның катлаулы эзлеклелегеннән торган һәм кошлар сайравына охшаш булган.

Нормаль генлы ата тычканнар гына җырлый алган. Foxp2 мутациясе булган төрләр мондый вокализациягә сәләтле түгел. Ә алардагы төгәлсезлекләр кешеләр сөйләмендә очрый торган тайпылышлар белән тәңгәл булган.

Тычканнар хоры

Тычканнар үз вокализацияләрен модельләштерергә һәм бер-берсенә өйрәтергә сәләтле. Төньяк Каролинаның (АКШ) Дьюка университеты биологлары берничә ай дәвамында төрле югарылыктагы тавышка ия булган ике дистә кимерүчене күзәткән. Ике ата тычканны бергә япканда, алар бер төрле итеп җырлый башлаганчыга кадәр, бер-берсенең тавыш тоннарына җайлашалар. Тавыш югарылыгын үзе кечкенәрәк булган ата тычкан яраклаштыра.

Мондый сәләт вокаль өйрәнү дип атала һәм табигатьтә бик сирәк очрый. Бары тик кошларның кайбер төрләрендә (тутый кош һәм сыерчыкларда), китларда, дельфиннарда, тюленьнәрдә, фил һәм ярканатларда очратырга була. Бу җәнлекләр барысы да, шул исәптән кимерүчеләр дә, махсус ми структурасына һәм үз-үзләрен тоту үзенчәлегенә ия. Бу аларга башкаларның җырын истә калдырырга ярдәм итә. Тычканнарның баш миендәге вокализация өчен җавап бирә торган өлеше, нәкъ кешеләренке кебек үк, маңгай өлешендә урнашкан.

Александр Иваненко фикеренчә, киләчәктә бу структураларны өйрәнү тычканнарның когнитив сәләтләрен билгеләргә ярдәм итәчәк. Һәм кешенең баш мие эшчәнлеге белән бәйле бик күп сорауларга җавап бирәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100