Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тончыккан кешегә ничек ярдәм итәргә?

Тончыккан кешегә ничек ярдәм итәргә?

news_top_970_100
Тончыккан кешегә ничек ярдәм итәргә?
"Здоровье" журналы сулыш юлыну ризык китеп тончыккан вакытта ничек ярдәм итәргә икәнен язган.

Сулыш юлына ризык эләгүнең сәбәбе - игътибарсызлык. Кешенең организмында рефлекс бар - ризык йотканда сулыш юлы ябыла. Авыз эчендәге бу кимерчәкне күреп тә була - тамак төбендәге ак кимерчәк шушы рефлексны үтәүче орган инде. Әмма ашаган вакытта күп сөйләшсәң һәм көлсәң, бу орган функциясен үти алмаска мөмкин. Ул очракта ризык үңәч урынына трехеяга эләгә. Ризык зур булса, кеше үләргә дә мөмкин.

Сулыш юлын чистартуның иң нәтиҗәле юлы "Гейлих ысулы" дип атала, ул 1978 елда медицина ярдәме күрсәтү стандартларына кабул ителгән.

Тончыккан кешенең аркасына сугалар, әмма бу ярдәм итми. Аркага сукканда ризык аска таба төшеп кенә китәргә мөмкин. Трехеядан ризык чыксын өчен үпкәдән һаваны чыгарырга кирәк - агым белән ризык та чыга. Әмма үпкәне кысып булмый - кабыргалар бар бит. Геймлих диафрагманы эшкә җигәргә киңәш итә. 

1. Тончыккан кешене арттан кочаклап алырга, бер аяк аның аяклары арасында булырга тиеш.
2. Сул кулны йодрыкка йомарларга һәм кендектән 2 бармак тирәсе югарыга куярга.
3. Уң кулны йодрык өстенә куярга.
4. Тончыккан кеше алга иелергә тиеш. Кочаклаган кеше бер үк вакытта артка һәм үзенә таба кисәк кенә тарта.
5. Ризык чыкканчы берничә тапкыр кабатларга. 

Геймлих ысулы өлкәннәргә һәм үсмерләргә генә ярдәм итә. Бер яшькә кадәрге балага мондый ярдәм күрсәтергә ярамый - имгәтүегез бар! 

Бер яшькә кадәрге бала тончыкса, аягыннан тотып күтәрергә була. Әгәр булышмый икән, баланы корсагы белән кулыгызга яткырыгыз - аяклары, куллары як-якка чыгып торырга тиеш, аркасына суккалагыз. 


Сулыш юлына еш кына балык кылчыгы эләгә. Бу ул кадәр үк куркыныч түгел - кеше буылып үлми, әмма ул җәрәхәт ясарга, ә анысы исә шешәргә мөмкин. 

Үзең генә булганда нишләргә?

Кулны йодрыклап, баш бармак ягы белән кендер һәм кабыргалар арасына куярга. Икенче кулны аның өстенә куярга һәм өскә таба этәргә. 

Бик мөһим әйбер! Әгәр ресторанда, кафеда тончыгасыз икән, "кеше алдында оят" дип бәдрәфкә кереп бикләнмәгез - анда сезгә беркем дә ярдәм итә алмаячак. Тончыгудан үлү очракларының күпчелеге бәдрәфтә була.


Балык кылчыгы йоткан очракта көнбагыш мае йотарга кирәк. Аннары кешенең аркасына суккалагыз - кылчык урынынан күченсен. Кылчык чыкканнан соң антисептик эчәргә кирәк, мәсәлн, фурацилин. 

Тагын бер әйбер - кешенең кисәк буылып йөткерә башлавының сәбәбе инсульт булырга мөмкин, бу тончыгу итеп кабул ителергә мөмкин. Әгәр өлкән яшьтәге кеше ашап утырганда тончыккан икән, аның йөзенә карагыз - инсульт вакытында кешенең йөзе кыйшая, сөйләшүе үзгәрә. Бу очракта тиз арада табиб чакырырга кирәк. 

Гемлих ысулы баткан кешенең үпкәсеннән суны чыгару өчен дә кулланыла. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100