Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тизлекне 10 километрга арттырган өчен штраф салачаклармы?

Машина кую һәм тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны да арттыралар.

news_top_970_100
Тизлекне 10 километрга арттырган өчен штраф салачаклармы?

Россиядә тизлекне арттырган өчен яңа штрафлар кертелә. Россия Хөкүмәте машина тизлеген 10-20 километрга арттыру хакында Административ кодекска төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр ззерләүне Эчке эшләр һәм Транспорт министрлыкларына  йөкләгән. Шуңа багышланган утырыш 29 ноябрьдә булган. Бу хакта Министрлар кабинетына сылтама белән МК хәбәр  итте.

Элеккеге штрафларны кайтару турындагы йөкләмә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы Хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча бирелгән һәм мартка кадәр үтәлергә тиеш.

Ялган һәм күренми торган автомобиль номерларын кулланган, шулай ук машина кую һәм тукталыш кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр. Эчке эшләр министрлыгы һәм Транспорт министрлыгы 2019 елның 1 февраленә кадәр шул хактагы турындагы тәкъдимнәр әзерләргә тиеш.

Хәзерге вакытта гамәлдә булган юл йөрү кагыйдәләре буенча, тизлекне чикләнгән зурлыктан арттырган өчен штрафлар түбәндәгечә билгеләнә:

Машина тизлеге юлда билгеләнгән тизлектән 20 км/сәг кә арткан очракта, штраф түләнми, 21 км/сәг булса, 500 сум штраф языла. Тизлек тиешле зурлыктан 40 км/сәг кә артса, 500 сум; 60 км/сәг кә артса, 1000 сумнан 1500 сумга кадәр; 80 км/сәг кә артса, 2000 сумнан 2500 сумга кадәр штраф, яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү; чикләү режимын 81 км/сәг тән югарырак арттырсаң, 5000 сум штраф, яки 1 елга машина йөртү хокукынанан мәхрүм ителү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100