Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телевизорда 20 каналны бушлай карау өчен нишләргә кирәк?

Татарстанда санлы (цифровой) телевидение 20 телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә.

news_top_970_100
Телевизорда 20 каналны бушлай карау өчен нишләргә кирәк?
Татарстанда санлы эфир телевизион тапшырулар челтәре төзелеше тәмамланды. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карарга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

2019 елның гыйнвар аенда ул аналог телевидениене тулысынча алыштыра алачак. Санлы ТВ – бу югары сыйфатлы сигнал. Аны заманча телевизорларга да, шулай ук махсус санлы приставка файдаланып, иске модельләргә дә тоташтырырга була. 
  • Әгәр телевизор экраннарыгызда "Беренче канал", "Россия 1", НТВ, 5 Канал, Рен-ТВ һәм СТС логотибы белән янәшә "А" хәрефен күрәсез икән, димәк, сез аналог телевидение карыйсыз.
Тапшыруларның санлы форматына тоташу заманча телевизор ияләренә 20 федераль каналны түләүсез карау өчен бүлмә яки тышкы антеннаны тоташтырырга кирәк. Иске телевизорлар өчен антеннадан тыш DVB-Т2 приставкасын да куярга кирәк. Шулай ук телевизион каналларны карау өчен теләсә кайсы оператор аша кабель, иярченле телевидение яки IPTV челтәрләренә кушылырга була.
  • Санлы эфир телевизион тапшыруларга күчү тәртибе турында тулырак мәгълүматны 8-800-220-20-02 телефоны буенча яки ртрс.рф сайтында ачыкларга мөмкин. 
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100