Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тел салкын тимергә ябышса, ничек куптарып алырга?

Зажигалка кулланып телне ычкындырырга ярамый.

news_top_970_100
Тел салкын тимергә ябышса, ничек куптарып алырга?

Әгәр салкын вакытта тел тимергә береккән икән, бу урынга җылы тын белән сулап торырга кирәк. Зажигалка кулланып телне ычкындырырга тырышмагыз. Бу хакта Мәскәү сәламәтлек саклау департаментының №109 хастаханәсе табибы Екатерина Иванова әйтте дип яза “Мәскәү” яңалыклар агентлыгы.

“Кыш көне тел белән тимергә беркеп калу бик җиңел – салкын предмет белән орынгач, телдәге дым бозга әверелә һәм кешене бозлы предмет (турник, ишек тоткасы, таган) белән “беркетеп” куя. Гадәттә мондый хәлгә балалар күбрәк тарый – алар зурларга караганда кызыксынучанрак. Түбәндәгечә эшләргә кирәк: баланы тынычландырыгыз һәм аның һаваны тимергә җибәреп тын алуын сорагыз. Җылы һаваны үзегез дә өрә аласыз, җылы тыннан боз эриячәк һәм телне алып булачак. Әгәр үзегез белән су бар икән (салкын да ярый) аны береккән тел белән тимер арасына агызырга кирәк”, - диде Екатерина Иванова.

Аның сүзләренчә, мондый очракта баланы тимердән көч белән тартып алу катгый тыела. Болай эшләгәндә, телнең лайлалы тышчасы заралана: яра озак һәм авыр төзәләчәк. “Балага кычкырыга кирәкми, бу аны тагын да куркытачак кына һәм кисәк кенә хәрәкәт ясарга мәҗбүр итәчәк – тел һәм ирен яраланачак. Шулай ук тимерне җылыту өчен һич кенә дә зажигалка кулланырга ярамый. Ул баланы куркытырга, битен яндырырга мөмкин. Бу очракта зажигалка куллану нәтиҗә бирмәячәк”, - ди табиб.

Табиб сүзләренчә, әгәр тел яраланган икән, аны хлоргексидин эремәсе белән эшкәртергә кирәк.

“Әгәр бала селкенгән һәм теле яраланган икән инде, аны хлоргексидин эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Берничә көн дәвамында авыз эчен ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Балага ачы ризык ашатырга ярамый, боламык итеп ясалган ризык ашату хәерле. Телне тимергә тидергән очракта нәрсә булырга мөмкин икәнен балага һичшиксез сөйләргә кирәк”, - ди Екатерина Иванова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100