Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бөтен үләннәрне ашаучы нинди куркыныч бөҗәк табылган?

Кешеләр өчен дә куркыныч булган бөҗәк бик кечкенә булганга, аны күреп, танып алу бик катлаулы.

news_top_970_100
Татарстанда бөтен үләннәрне ашаучы нинди куркыныч бөҗәк табылган?
Казанда үсемлекләрдә Калифорния трипсы дигән зарарлы бөҗәк табылган. Бу турыда Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Калифорния трипсы дигән бөҗәк гипермаркеттагы чәчәкләрдә табылган. "Castorama гипермаркетында куркыныч бөҗәк белән зарарланган хризантемалар партиясе сатудан алынды", - диелгән әлеге хәбәрдә.

Көнбатыш чәчәк (Калифорния) трипсы бөтен үләннәрне диярлек ашый. Ул чәчәкләр, агачлар, теплица һәм декоратив үсемлекләр белән туклана. Моннан тыш, ул кешеләр өчен куркыныч булган күп авыруларны да күчерүче булып санала. Әлеге бөҗәк бик кечкенә булганга, аны күреп, танып алу бик катлаулы.

Россельхознадзор хезмәткәрләре 260 хризантеманы Татарстан ветеринария лабораториясенә тикшерүгә озаткан. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, 12 чәчәктә куркыныч бөҗәк табылган. Зараланган үсемлекләрне белгечләр белән бергә юк иткәннәр, дип яза "Татар-информ".

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100