Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табибларның нинди хезмәтләр өчен акча сорарга хакы юк - исемлек

Белешмәдә күрсәтелгәнчә, россиялеләр медицина реабилитациясе, экстракорпораль аталандыру (ЭКО), диализ, яман шеш вакытында химия терапиясе, профилактик чаралар өчен дә түләргә тиеш түгел.

news_top_970_100
Табибларның нинди хезмәтләр өчен акча сорарга хакы юк - исемлек

Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия халкы өчен нинди төрдәге табиб ярдәме бушлай булырга тиешлеген сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Гражданнар өчен бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәтләр:

- Фельдшер-акушерлар, участок терапевтлары һәм педиатрлары һәм табиб белгечләр чакырган беренче медицина-санитар ярдәме;

- Профилактика, диагностика, махсус алымнар һәм катлаулы технологияләр таләп итә торган махсус ярдәм;

- Яңа, катлаулы һәм уникаль, шулай ук зур ресурслар таләп итүче югары технологияле ярдәм;

- Тиз арада табиб катнашы таләп итә торган яшыгыч медицина ярдәме.

Белешмәдә күрсәтелгәнчә, россиялеләр медицина реабилитациясе, экстракорпораль аталандыру (ЭКО), диализ, яман шеш вакытында химия терапиясе, профилактик чаралар өчен дә түләргә тиеш түгел.

Медицина хезмәте күрсәтү, стационардарда гомер өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлегенә кергән препаратларны билгеләү һәм кабул итү, медицина эшләнмәләрен, кан компонентларын һәм дәвалау туклануын билгеләү һәм кабул итү, медицина яки эпидемиологик күрсәткечләр буенча пациентларны аз кешеле палаталарга уранштыру да бушлай булырга тиеш.

Әгәр дүрт яшькә кадәр булган баланы хастаханәгә салырга кирәк икән, аның әтисенә яки әнисенә, законлы вәкиленә палатада бер урын һәм ашау бушка тәкъдим ителә.

Моннан тыш, стационар пациентларны диагностик тикшеренүләр өчен нинди дә булса медицина оешмасына алып барырга кирәк булганда транспорт бушлай бирелергә тиеш.

Белешмә гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы нигезендә төзелгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100