Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төсе уңган һәм кыршалган күн куртканы ничек яңартырга?

Төсе уңган һәм кыршалган күн куртканы яңартуның бер гади генә ысулы бар.

news_top_970_100
Төсе уңган һәм кыршалган күн куртканы ничек яңартырга?

Моның өчен каз мае кирәк. Аны базарда ит сата торган урыннардан алырга була дип яза “Челнинские известия” газетасы.

Майны микродулкынлы мичтә эретегез. Иң куәтле режимда бер минут тоту җитә.

Чиста губканы эретелгән майга манып алыгыз һәм курткагызны яки плащыгызны сөртегез. Бигрәк тә төсе уңган, кыршалган урыннарга әйбәтләп сөртергә кирәк. Май сеңеп бетәчәк. Майның исе юк һәм ул киемне бозмый. Куртканы төнгә урындык артына элеп калдырыгыз. Иртәнгә ул өр-яңа кебек булачак. Әгәр дә кайбер җирләрендә ак таплар калган икән,  коры, йомшак һәм чиста чүпрәк белән сөртеп алыгыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100