Төсе уңган һәм кыршалган күн куртканы ничек яңартырга?
Төсе уңган һәм кыршалган күн куртканы яңартуның бер гади генә ысулы бар.
Моның өчен каз мае кирәк. Аны базарда ит сата торган урыннардан алырга була дип яза “Челнинские известия” газетасы.
Майны микродулкынлы мичтә эретегез. Иң куәтле режимда бер минут тоту җитә.
Чиста губканы эретелгән майга манып алыгыз һәм курткагызны яки плащыгызны сөртегез. Бигрәк тә төсе уңган, кыршалган урыннарга әйбәтләп сөртергә кирәк. Май сеңеп бетәчәк. Майның исе юк һәм ул киемне бозмый. Куртканы төнгә урындык артына элеп калдырыгыз. Иртәнгә ул өр-яңа кебек булачак. Әгәр дә кайбер җирләрендә ак таплар калган икән, коры, йомшак һәм чиста чүпрәк белән сөртеп алыгыз.