Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төркиягә барганда нинди яңа салым түлисе була?

Аэропортка килеп төшкәч 1,5 евро түлисе була.

news_top_970_100
Төркиягә барганда нинди яңа салым түлисе була?

Төркия туристлар өчен яңа салым кертә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Төркия хакимияте чит илләрдән килүче туристлар өчен иминлеккә салым кертү турында карар кабул иткән. Салымны аэропортка килеп төшкәч түлисе була.

Шулай итеп, 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 1,5 евро түләргә туры киләчәк. Башта Анкара 3 евро күләмендә түләү билгеләмәкче булган. Белгечләр белән киңәшкәннән соң, салымны ике тапкыр киметергә мәҗбүр булганнар.

Эзләү-коткару, гуманитар миссия әгъзалары әлеге салымнан азат ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100