Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыер белән сарыкны бергә асрарга ярыймы?

Җавап - юк. Сарыклардан мөгезле эре терлеккә “злокачественная катаральная горячка” чире йогарга мөмкин.

news_top_970_100
Сыер белән сарыкны бергә асрарга ярыймы?

Мал табиблары мөгезле эре терлекне сарыклар белән янәшә асрамаска куша. Сарыклардан эре терлеккә куркыныч авыру йогарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Теләче районы баш ветеринары Ирек Нуруллин әйтте.

“Бу авыру белән сарыклар үзләре чирләми, әмма алар авыруны йөртүче булып санала. – Мөгезле эре терлек белән сарыкларны бергә яки янәшә бүлемнәрдә асраганда килеп чыга бу чир. Элегрәк сарык яшәгән бүлмәгә сыер ябарга да ярамый. Аны йогышсызландырганнан соң, берникадәр вакыт үтәргә тиеш.

“Злокачественная катаральная горячка”ның беренче билгеләре мондый:

Иң элек маллар ашамый башлый, аннары күзенә ак төшә, эренли, селәгәе ага, тән температурасы кинәт күтәрелеп, 41-42 градуска кадәр җитә. Авыруның беренче билгеләре котыру чиренә дә охшаш. Бу очракта малны терелтү шанслары 50гә 50. Сыерның сөте югала, үгезләр сукыр булып кала. Күп очракта маллар үлә.

“Бер тапкыр авыру килеп чыккан икән, ул кабатланырга мөмкин. Чиргә каршы вакцина юк. Авыруның башлангыч чорында терлекләрне көчле антибиотиклар белән коткарып калырга мөмкин. Әгәр инде мал бер-ике көн авырый икән, ветеринарлар да көчсез”, - ди баш ветеринар.

Ветеринар сүзләренчә, сыер белән сарыкның бер көтүдә йөрүе дә куркыныч тудыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100