news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сезнең ватсапны башка кеше укыймы-юкмы икәнен каян белергә?

Сезнең ватсапны башка кеше укыймы-юкмы икәнен каян белергә?

news_top
Сезнең ватсапны башка кеше укыймы-юкмы икәнен каян белергә?

Сезнең Whatsappны башка кеше укыймы? Моны ачыкларга була. 

Әгәр сез телефоныгызны кемгәдер биреп торган булсагыз, ул аның аша үзенең компьютерына - WhatsApp Web сайтына кереп, сезнең парольне саклап калырга мөмкин. Яки инде үзегез онытып калырга мөмкинсез - сездән соң кергән кеше сезнең чатларны укый алачак. Әмма моны ачыкларга була.

WhatsApp Web программасында булганда телефоныгызның аккумуляторы тизрәк утыра. Әмма ачыклауның иң ышанычлы ысулы - сезнең Whatsapp. Программага керәсез. Андродидта уң якта, иң өстәге өч ноктага басасыз. Айфон булса - уң якта аста "настройки" төймәсенә. WhatsApp Web пунктын сайлыйсыз. Әгәр сезнең ватсапка башка компьютердан кергәннәр икән анда "Сессия" дигән язу һәм ватсапка керү урыны һәм вакыты язылган була. "Выйти"га бассагыз, ватсап сезнең телефонда гына кала.

Анда шушындый экран ачыла:



WhatsAppны ят кешеләрдән саклар өчен блокировка кулланырга була. Настройки - аккаунт, "двухшаговая проверка", "Включить". Аннары 6 саннан торган пин-код уйлап табарга кирәк. Бу кодны WhatsAppка кергәндә кертәсе була. 

Әгәр сез телефоныгызга кемдер махсус программалар куеп WhatsAppны ваткан дип уйласагыз, аны алып ташлап, яңадан куярга мөмкин. Бу очракта чатны уку мөмкинлеге юкка чыга. Билгеле, сезнең чатларыгыз да юкка чыгачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар