Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сезнең проблемаларыгыз хәл ителә алырлыкмы? (Ассоциатив тест)

Ассоциатив тест - кешенең күңел төбендә яткан уй-хыялларын ачыклый торган сынау.

news_top_970_100
Сезнең проблемаларыгыз хәл ителә алырлыкмы? (Ассоциатив тест)
Күз алдыгызга җәяү йөрергә урманга чыгып киттем дип уйлагыз. Озаклап уйланмыйча, уегызга килгән беренче фикерне язып барыгыз. Тестның дөрес булуын теләсәгез, аны үтеп бетмичә җавапларга карамагыз!

1. Сез үзегез генә түгел. Сез кем белән? 

2. Сез урман эченә үк кереп киттегез. Җәнлек күрдегез. Нинди җәнлек ул? 

3. Сезнең һәм җәнлек арасында нинди мөнәсәбәтләр? Ул сезне куркытамы? Сез аны куркыттыгызмы? Яки дуслаштыгызмы?

4. Урман эченә тагын да эчкәре кердегез. Анда йорт бар. Ул сезнең хыялыгыздагы йорт. Ул нинди зурлыкта? Ишек-тәрәзәләре нинди?

5. Йорт койма белән әйләндереп алынганмы?

6. Сез йортка керәсез. Анда өстәл. Өстәлдә һәм аның читендә нәрсәләр бар? 

7. Сез йортның икенче ишегеннән чыгасыз. Чирәмдә чынаяк ята. Ул нәрсәдән эшләнгән. 

8. Сез чынаякны нишләтәсез?

9. Сез җәяү йөри торган урынның чигенә җиттегез һәм сулыкка килеп җиттегез. Ул нинди сулык?

10. Сез сулык аша ничек чыгасыз? Сез ни дәрәҗәдә суга чыланачаксыз?

Тестның җаваплары




1. Җәяү йөрергә чыгып киткән кеше - сезнең өчен бу тормышта иң әһәмиятле кеше. Әгәр үзегез генә булсагыз, димәк, сезгә үзегез генә әһәмиятле, яки сез башка кешеләрнең ярдәмен тоймыйсыз һәм шул сәбәпле аларга игътибар итмисез.

2. Җәнлекнең зурлыгы проблемаларыгызның зурлыгын күрсәтә. Әгәр җәнлек мифик җан иясе икән, ул сезнең фантазияләрегез. Әгәр мифик җәнлек сезне куркыта икән, димәк, сезгә үзегез уйлап тапкан куркулардан котылырга кирәк. 

3. Сезнең җәнлек белән үзегезне ничек тотуыгыз проблемаларыгызны ничек хәл итүегезне күрсәтә (пассив, агрессив, игътибар итмичә). 

4. Йортның размеры проблемаларыгызны хәл итүгә керткән көчегезне күрсәтә. Тәрәзәләр һәм ишекләр чыгу юлларын эзләүне күрсәтә.

5. Койма булмау сезнең ачык булуыгызны күрсәтә - димәк, сез кешеләргә шат. Койма булу ябык холыклы булуны күрсәтә. Керү мөмкинлеге юк икән, димәк, сез кешеләрне үз дөньягызга кертмисез. 

6. Әгәр өстәлдә ризык, кешеләр, чәчәкләр булмаса, димәк, сез үзегезне тулысынча бәхетле дип санамыйсыз. 

7. Чынаяк эшләнгән материал сезнең 1 пунктта телгә алынган кеше белән мөнәсәбәтләрегезнең ныклыгын күрсәтә. Мәсәлән, пенопласт, пластик, кәгазь - бер тапкыр гына кулланыла торган материаллар. Металл - ныграк чимал. Әгәр күгәрек була икән, бу начар әйбер түгел - ул мөнәсәбәтләрнең озак дәвам итүен, ияләнүне күрсәтә. Ватык, китек мөнәсәбәтләрдәге үпкәләрне һәм чишелмәгән проблемаларны күрсәтә. 

8. Чынаякны белән нәрсә эшләячәгегез сезнең беренче пунктта телгә алган кеше белән нәрсә эшләргә җыенуыгызны күрсәтә. 

9. Суның зурлыгы сезнең сексуаль теләкләрегезне сурәтли. 

10. Сезнең ни дәрәҗәдә суга чылануыгыз сексуаль тормышның әһәмиятен сурәтли.

Тест сезнең хәзерге вакыттагы күңелегезне сурәтли. Ул кешенең кәефенә карап үзгәрергә мөмкин. Аны үзегез өчен нәтиҗә ясарга ярдәм итә торган чара дип кабул итегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100