Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарымсак ярдәмендә канны ничек чистартырга?

Сарымсак ярдәмендә канны ничек чистартырга?

news_top_970_100
Сарымсак ярдәмендә канны ничек чистартырга?
Табиблар сарымсакның сәламәтлеккә нинди йогынты ясавын сөйләде, дип яза  dni24.com сайты. Белгечләр бу ризыкның файдалы үзлекләре һәм антибактериаль сыйфатлары белән аерылып тора дип раслый. 

Сарымсак куллану йөрәк ритмын акрынайта, бу исә мышцыларга кан килүен яхшырта. Өстәвенә, сарымсак тешкә утырган куныкны да киметә һәм авыз куышлыгы микрофлорасы торышын сизелерлек яхшырта. Составындагы аллицин аркасында сарымсак көчле антибактериаль һәм гөмбәчеккә каршы тору үзлегенә ия.

Моннан тыш, сарымсак канны да чистартырга ярдәм итә. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен белгечләр иртән ике тырнак сарымсак ашарга һәм аның артыннан җылы су эчеп куярга киңәш итә. Сарымсакның грипптан һәм салкын тиюдән ярдәм иткәнен бар кеше дә белә. Шулай ук сарымсак иммун системасын да ныгыта.

Сарымсакны даими кулланганда кандагы холестерин кими, шикәр күләме җайга салына, кан басымы нормальләшә. Һәм бу яшелчәне чи килеш куллану мөһим. Чөнки термаль эшкәрткәндә ул күп кенә файдалы үзлекләрен югалта. Шулай ук сарымсакны ашказаны яман шеше авыруларын кисәтү өчен дә кулланалар. Һәм сарымсакның чәчләргә, тирегә һәм тырнакларга да уңай тәэсире бар дип әйтә табиблар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100