news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сандали һәм сланцы киеп йөрү нәрсә белән куркыныч?

Сандали һәм сланцы киеп йөрү нәрсә белән куркыныч?

news_top
Сандали һәм сланцы киеп йөрү нәрсә белән куркыныч?
Сандали һәм сланцылар киеп йөрү сәламәтлек өчен куркыныч. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Төньяк Каролина медицина үзәге белгечләре сланцы киеп йөрүчеләр еш кына бармакларын эчкә таба бөкләп йөрүен ачыклаган. Аяк киеме төшеп калмасын өчен, аны бармаклар белән тотып тору гадәткә керә икән. Шулай итеп кешенең атлап баруы да үзгәрә. Ул табигый рәвештә йөрми башлый. Балтыр мускуллары, үкчәдәге сеңерләр гадәти формасын үзгәртә. Шулай итеп үкчәләр даими авырта башлый.

Мондый үзгәрешләр килеп чыкмасын өчен, сыгылмый торган табанлы сандали кияргә киңәш ителә. Аяклар аларга ныклап таянып торырга тиеш.

Озак вакыт аяк өстендә булганда, машина йөрткәндә уңайлы аяк киеме кию хәерле. Ачык аяк киеме еш кына машина педаленә эләгә, бу исә фаҗигагә китерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар