Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сакаллымы, шома йөзлеме": Россиядә кызлар нинди егетләрне күбрәк ярата?

"Сакаллымы, шома йөзлеме": Россиядә кызлар нинди егетләрне күбрәк ярата?

news_top_970_100
"Сакаллымы, шома йөзлеме": Россиядә кызлар нинди егетләрне күбрәк ярата?
Россиядә хатын-кызлардан нинди егетләрне күбрәк яратуларын сораштырганнар. Сораштыру нәтиҗәләрен РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

Тикшеренү мәгълүматы буенча, кызларның 69 проценты шома итеп кырынган ир-атларны ярата икән. 22 процентына сакал-мыегы җиңелчә генә үскән ир-атлар ошый. 11 процентына кыска сакаллы егетләр якынрак. Кызларның 9 проценты мыеклы егетләрне ярата. Ә 7 процентына исә сакал-мыек, кырынган-кырынмаган - барыбер икән.

Ир-атларның 93 проценты беркайчан да сакал үстермәгәнен әйткән. Аларның 90 проценты бакенбард та ясамаган. 76 проценты сакалын кыска итеп ясарга җөрьәт итмәгән, 71 проценты мыек үстерергә теләми.

Озын сакаллы ир-атларның 35 проценты кырынырга иренгәнен әйткән. 30 проценты өчен сакал гадәткә кергән, 16 проценты сакал матурайта дип саный, 10 проценты исә олырак һәм затлырак күренер өчен сакал үстерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100