Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиялеләрнең хезмәт хакы артачакмы?

Россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин.

news_top_970_100
Россиялеләрнең хезмәт хакы артачакмы?

Россия Финанслар министрлыгы россиялеләрнең хезмәт хакы 6,3 процентка артырга мөмкин дип көтә. Бу хакта ТАСС беренче вице-премьер-финанслар министры Антон Силуанов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

“Без төзәтмәләр проектында 4 процент планлаштырдык, фаразларда 2,8 процент исәпкә алабыз, агымдагы елда икътисад үсеше - 2,1 процент, зур темплар белән үсә, сәнәгать җитештерүенннән тыш халык табышы да арта. Агымдагы елда хезмәт хакы үсешен 6,3 процент күләмендә бәялибез”, - диде финанслар министры.

2018 ел башыннан россиялеләрнең хезмәт хакы 9 процентка арткан.

Росстат мәгълүматлары буенча россиялеләрнең уртача хезмәт хакы майда 43 мең 815 сум тәшкил иткән. 2017 елның май ае белән чагыштырганда, ул 9,9 процентка артса, агымдагы елның гыйнвар-май айларында – 11,5 процентка арткан.


Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100