Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә сатыла торган иң яхшы кара чәйләрне ачыклаганнар

Россиядә сатыла торган иң яхшы кара чәйләрне ачыклаганнар

news_top_970_100
Россиядә сатыла торган иң яхшы кара чәйләрне ачыклаганнар
Росконтроль кара чәй маркаларын тикшергән, дип яза lenta.ru сайты. Анда җиде марка катнашкан:  «Крепкие традиции», Akbar, Tess, Riston. «Альманах», Lipton һәм Beta Tea.

Экспертлар чәйгә 50 күрсәткеч буенча бәя биргән. Шулай ук кофеин, танин микъдарын, пестицидлар һәм агулы матдәләр булу-булмавын да тикшергән. Чәй үрнәкләрен гадәти кибетләрдән сатып алганнар, ә складларга мөрәҗәгать итмәгәннәр. 

«Крепкие традиции» чәенең тәмен тиешенчә каты булмаган. Шулай ук составында тупас чәй сабаклары да табылган. Кабында күрсәтелгәнчә югары сортка түгел, ә икенче сортка каравын ачыкланган. 

Lipton маркасы үрнәге тышлыгында күрсәтелгәнчә эре яфраклы булмаган. Шулай ук бу чәй органолептик күрсәткечләре буенча ГОСТка туры килми - тиешенчә тигез түгел, бөтерелгән һәм сабаклары күп. 

Танин матдәсе (антиоксидант үзлеккә ия файдалы матдә) күләме буенча иң яхшы нәтиҗәләр Akbar, Riston, Lipton и «Альманах» маркаларында булган. 

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, барлык чәйләр дә сәламәтлек өчен зыянсыз дип табылган. «Крепкие традиции» һәм Lipton маркаларына кисәтү ясалган. Ә калганнары сатып алу өчен киңәш ителә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100