Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атлар нинди авырудан күбрәк үлә?

2017 елда хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атларның 317,5 меңе үлгән.

news_top_970_100
Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атлар нинди авырудан күбрәк үлә?

Россиядә яшәүче ир-атлар күпчелек очракта кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүе ачыкланган. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән  каналы RT каналы хәбәр итте.

Инсульт һәм миокард инфаркты шундый авырулар исемлегенә керә. Бу авырулардан 2017 елда 102 мең чамасы ир-ат үлгән. Мәрхүмнәргә 16 дан 29 га кадәр яшь булган.

86,9 мең чамасы ир-ат авария, һөҗүм итү кебек чит сәбәпләр аркасында җан биргән. 42 мең ир-ат шешләр барлыкка килүдән вафат булган.

Ашкайнату системасы авырулары (26 мең), инфекция һәм паразит авырулары (20 мең), сулыш алу органы авырулары (12 мең) да бар.

Шулай итеп, 2017 елда Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге ир-атларның 317,5 меңе үлгән.

7 февральдә Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Россиядәге ир-атларның 70 процент чамасы өлеше алкоголь аркасында килеп чыккан проблемалардан үлә, дип әйтте. 

Узган елның октябрендә вице-премьер Татьяна Голикова әйткәнчә, спиртлы эчемлекләр эчүдән үлү күрсәткече соңгы алты елда 40 процентка кимегән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100