Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рассаданы кайчан күчереп утыртырга була?

Рассаданы кайчан күчереп утыртырга була?

news_top_970_100
Рассаданы кайчан күчереп утыртырга була?

Пикировка – рассаданы кечкенә савыттан зурысына күчереп утырту. Бакчачылар бу алым кирәкме-юкмы дип еш бәхәсләшә.

Пикировка ясау яклы булганнар бу үсентене ныгыта һәм тамыр системасын үстерә дип саный. Чөнки зур савытта рассадага кысан була башлый һәм алар тиешле күләмдә туклыклы матдәләр ала алмый. Шулай ук пикировка ясаган вакытта көчсез һәм авыру шытымнарны да бетерергә була.

Нинди үсемлекләргә пикировка ясарга ярамый?

Бу ысулга каршы булучылар пикировканы яшь үсенте өчен зур стресс һәм аларның күбесе яңа урында үсеп китә алмый дип саный. Хәтта тамырларына аз гына зыян килү дә үсентене үтерергә мөмкин. Шуңа күрә кайбер культураларны күчереп утыртырга ярамый. Бу - ташкабак, кыяр, кабак, кавын. Аларны баштан ук аерым савытларга чәчәргә һәм 3-4 яфрак чыгаргач туфракка күчереп утыртырга кирәк.

Баклажан һәм борычны пикировкалау буенча бердәм фикер юк.

Ә томатларга һәм өстән-өстән генә чәчелә торган үсемлекләргә (мәсәлән, петунияләр) бу файдалы гына. Чөнки үскән саен аларның сабагын туфракка батырырга кирәк. Моны пикировка ясаганда эшләү җайлырак.

Классик ысул

Пикировка ясарга 2 сәгать кала рассадага су сибәләр. Шытымнарны күчереп утыртачак савытның ¾ өлешенә туфрак салалар һәм тыгызлыйлар. Таякчык яки каләм ярдәмендә уем ясыйлар. Уемның тирәнлеге тамыр озынлыгына тигез булырга тиеш. Һәрбер шытымны туфрагы белән бергә ипләп кенә таякчык яки бал кашыгы ярдәмендә алырга һәм әзер савытка утыртырга кирәк. Борыч һәм баклажаннарны шул ук тирәнлеккә утырталар. Ә томатларны орлык янындагы иң беренче яфракларына кадәр күмеп утырталар. Шуннан соң һәр үсентегә бүлмә температурасындагы су сибәләр һәм яхшы яктыртыла торган урынга куялар.

Пикировкага альтернатив ысул

Зур савыттагы барлык үсентеләрне дә туфрагы белән подноска бушаталар. Соңыннан аларны яхшылап кына аералар һәм яңа савытка утырталар. Бу алым тизрәк. Әмма ул артык зур булып үскән үсентеләрне күчереп утырту өчен бармый. Сабакларына зыян килергә мөмкин.

Бик вак шытымнарны күчереп утыртасы булганда түдәндәге алым ярдәм итәр. Рассадага су сибүне алдан ук туктатып торырга кирәк. Бу туфрак савыттан җиңел чыксын өчен кирәк. Соңыннан шытымнарның туфрак өстендә булган өлешен бармаклар белән тотып рассадалы савытны астын-өскә әйләндереп бушаталар. Шытымнарны туфрагы белән бергә зуррак савытка утырталар һәм буш калган җирләренә туфрак тутыралар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100