Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазан-2019: төп сораулар

Рамазан-2019: төп сораулар

news_top_970_100
Рамазан-2019: төп сораулар

Рамазан кайчан керә? Рамазан-шәриф аеның беренче көне – 6 нчы майда.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла? Беренче тәравих намазы Татарстан мәчетләрендә 5 нче майда укылачак.

Тәравих намазы ничек укыла? Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.

Ураза ничә көн дәвам итәчәк? Ураза быел 29 көн дәвам итәчәк.

Ураза гаете кайчан җитә? Гает намазы – 2019 елның 4 июнендә.

Фитр, фидия һәм нисаб күләмнәре нинди? Фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум.

Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум.

Зәкят түләү өчен нисаб күләме – 230 мең сум.

Рамазан аенда Татарстанда нинди күркәм вакыйгалар көтелә? 

1. Рамазан аеның беренче көнендә “Дарулифта” колл-үзәге эшли башлаячак.

2. Быел беренче тапкыр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Түбәтәй” кафесы белән бергәлектә атналык тематик ифтарлар үткәрәчәк.

– 6 нче майда – “Рамазанга кердек”;

– 13 нче майда – “Хатын-кыз һәм Рамазан”;

– 20 нче майда – “Зәкят” фонды тәрбиясендә булган балалар өчен “Мин дә ураза тотам”;

– 27 нчемайда – “Рамазан һәм Коръән”.

3. “Татлы Рамазан” промо-акциясе.

4. Хәйрия акцияләре:

– “Рамазан – изге гамәлләрае” – 4 авыру балага акчалар җыю буенча чара;

– “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” чарасы авыру балаларга ярдәм итү йөзеннән макулатура җыюны күздә тота.

5. Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казанда һәм Татарстан районнарында ифтарлар узачак.

6. Татарстанның барлык колонияләрендә көн саен ифтарлар оештырылачак, ураза тотуһәм гыйбадәт кылу өчен режим кертеләчәк, бәйрәм гает намазлары үткәреләчәк.

7. Кукмара районында “Миңнегөл” мәчетен ачу планлаштырыла.

8. Алабугада хатын-кызлар һәм балалар өчен “Рамазан дәресләре” үткәреләчәк

Республика ифтары кайчан була? Быел VII Республика ифтары 25 майда “Казан Арена” стадионында үткәреләчәк: намаз уку һәм авызачу өчен 15 мең кеше җыелачак.

Республика ифтарын уздыруга ничек өлеш кертергә?

– VII Республика ифтарына үзеннән өлеш чыгарырга теләүчеләр 7715 номерына “Ифтар” сүзен язып смс җибәрә ала. Смс бәясе – 50 сум (элемтә операторының тарифына бәйле). Ураза тотучы кардәшен авыз ачтырасы килгән һәркем шушы исәптән һәм күбрәк күләмдә дә 7715 номерына смс җибәрә ала. Мисал өчен, “Ифтар 500” яки “Ифтар 1000”.

– iftar.tatar сайты аша финанс ярдәмне популяр акча күчерү системалары аша башкарырга мөмкин: MasterCard, VISA, Яндекс.Деньги.

Казанда һәм Татарстанда ифтарлар кайда узачак?

Татарстанның күпләгән зур мәчетләре халыкның мохтаҗ, аз керемле, күп балалы, сәламәтлеге чикле булганнарга ярдәм итүне максат итеп, авыз ачу мәҗлесләре – ифтарлар уздырачак. Сезнең игътибарыгызга Казан һәм Татарстан Республикасының зур шәһәр мәчетләре исемлеген тәкъдим итәбез. Аларга теләгән һәркем килә ала. Бары Казанда гына кырыклап мәчеттә ифтарлар узачак. Ифтарларны үз исемеңнән оештыру өчен күрсәтелгән мәчетләрнең имамнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районы мөхтәсибәте

Көн саен үткәрәләр:

1. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Кабан арты мәчете Казан, ҺадиТакташ урамы, 26

2. Гадел Казан, Оренбург проезды, 193

3. Әл-Мәрҗани Җәмигъ мәчете Казан, Каюм Насыйри урамы, 17

4. Туган авылым Казан, ТуфанМиңнуллин урамы, 14е

5. Шамил Казан, Борисковская урамы, 64

6. Ризван Казан, Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а

7. Өмет Казан, Дачная урамы, 3а

8. Тынычлык Казан, Мелитопольская урамы, 15

9. Ал Казан, Мәҗит Гафури урамы, 67

10. Зәңгәр Казан, Сара Садыйкова урамы, 8

11. Хөзәйфа Казан, Юлиус Фучик урамы, 52

Казан шәһәре Совет районы мөхтәсибәте

Көн саен үткәрәләр:

1. Коддус Казан, Яснополянский тыкрыгы, 16

2. Гаилә Казан, Җәүдәт Фәйзиурамы, 2

3. Дин Ислам Казан, Чишмәле урамы, 17а

4. Иман нуры Казан, Дорожная урамы, 32а

5. Бистә Нуры Габделгалләм Казан, Пионерская урамы, 5

6. Ислам Казан, Вяземская урамы, 28

Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

7. Зәйнулла Казан, Саф урамы, 41

8. Ибраһим Казан, Локаторная урамы, 33б

9. Мәдинә Казан, Курчатов урамы, 4а

10. Шәрәфетдин Казан, Ягодная урамы, 6д

11. Әхтәм Казан, Мирская Амира урамы, 15

12. Мөслимә Казан, 1 нче Нокса урамы, 31

13. Бохара Казан, Бухарская урамы, 3а

14. Ислам Нуры Казан, Тынычлык урамы, 5а/1

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибәте

Көн саен үткәрәләр: 

1. Ярдәм Казан, Серов урамы, 4а

2. Миргазиян Казан, Декабристлар урамы, 111

3. Жомга Казан, Ильич урамы, 4

4. Рамазан Казан, Окольная урамы, 25 б

5. Әл-Ислах ЯшелҮзән районы, Осиново авылы, Казанская урамы, 8а

Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

6. Бишбалта Казан, Клара Цеткин урамы, 14

7. Сөләйман Казан, Ютазинская урамы, 8а

8. Мәүлид Казан, Селянская урамы, 23

9. Азатдин Ирек Казан, Лагерная урамы, 111

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы мөхтәсибәте

Ифтарлар көн саен уза:

1. Нур-әл-Ислам Казан, Бигиев урамы, 36

2. Казан нуры Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 3

3. Салихҗан Казан, Бестужев урамы, 66а

Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

4. Фатиха Кадыш бистәсе, Рихард Зорге урамы, 2а

5. Кыйбла Щербаков бистәсе, Молодежная урамы, 1а

6. Өмет Борисоглебск бистәсе, Школьная урамы, 4а

Чаллы мөхтәсибәте

Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр:

1. Тәүбә Чаллы шәһәре, ГЭС эшчеләр поселогы, Үзәк урам

2. Ихлас Чаллы шәһәре, Сидоровка поселогы

3. Рамазан Чаллы шәһәре, Касыймов бульвары, 17

4. Әбүзәр Чаллы шәһәре, ЗЯБ, Крупской, 14а

5. Кәүсәр Чаллы шәһәре, Яңашәһәр, 32/24а

6. Чишмә Чаллы шәһәре, Абдулла Алишурамы, 8

7. Утыз Имәни Чаллы шәһәре, Аэродром урамы, 20

Түбән Кама шәһәре һәмТүбән Кама мөхтәсибәте

1. Җәмигъ Түбән Кама шәһәре, Химиклар проспекты, 59

2. Нур Түбән Кама шәһәре, Менделеев урамы, 12а

3. Кызыл Чишмә бистәсе Түбән Кама районы, Кызыл Чишмә бистәсе

Яшел Үзән мөхтәсибәте

Көн саен үткәрәләр:

1. Тарихи Яшел Үзән шәһәре, Волгоградская урамы, 48

Мөмкинлеккә карап ике көнгә бер, өч көнгә бер тапкыр үткәрәләр

2. Җәмигъ Яшел Үзән шәһәре, Гоголь урамы, 19

3. Тынычлык Яшел Үзән шәһәре, Столичная урамы, 2в

4. Сәфәр Казан, М7 федераль трассасы 790 км, 1б 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100