Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пушкин шигырьләренең татарчага тәрҗемәсе

Пушкин Коръән турында нәрсәләр язган? 6 июнь - Александр Пушкинның туган көне. Шул уңайдан, игътибарыгызга шагыйрьнең кайбер шигырьләренең татарчага тәрҗемәсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Пушкин шигырьләренең татарчага тәрҗемәсе

*** (Во глубине сибирских руд...)

Мәгъдән базларында – Себердә
Түземлекне горур саклагыз сез,
Юкка чыкмас кыен хезмәтегез,
Бөек уйлар сүнмәс сөргендә.

Өмет сезгә куәт, рух бирер,
Бәхетсезлек белән ул бертуган,
Алып чыгар сезне караңгыдан,
Зарыгып көткән гаҗәп көн килер:  

Зиндан ишекләре аркылы
Сөю, дуслык барып керер сезгә,
Кергән кебек ерак өнегезгә
Азат тавышым – җырым ялкыны.

Өзелеп төшәр авыр богаулар,
Бар зинданнар хәрабәгә калыр,
Ирек сезне тагын каршы алыр,
Кылыч бирер дуслар – туганнар. (Нури Арсланов тәрҗемәсе).

Бәхиләшү (Прощанье)

Уйларымда иркәләдем сине,
Соңгы тапкыр төрдем сине назга.
Кайтты миңа якты кыяфәтең,
Сагыну кайтты, кайтты мәхәббәтең, -
Кунак булып кайтты – тик биз азга.
Үзгәрә көн, без дә үзгәрәбез. 
Якын дустым! Хәзер инде менә
Җуйдың мине. Үзең җуеласың:
Томан гына булып тоеласың
Сине җыр диеп йөргән шагыйреңә.  

Бу хушлашу сүзе йөрәгемнең –
Карышмыйча сыйдыр үз җаныңа, -
Тол хатындай... йә дус дустын җуеп,
Сүзсез генә башны башка куеп,
Озаткандай аны зинданына. (Нияз Акмалов тәрҗемесе).

Кышкы кич (Зимний вечер)

Өермәләр күкне каплый,
Җил карларны бөтерә,
Я балалар төсле елый,
Я ерткычтай үкерә.
Я ул түбәнең тузгыган
Саламын кыштырдата,
Я ул кичеккән юлчыдай,
Тәрәзә шакылдата (С.Баттал, 1949).

Пәйгамбәр (Пророк)

Кара чүлдә рухи бушлыкта 
Тилмереп мин зарыкканда,
Җабраил галәйһиссәлам 
Пәйдә булды минем алда.

Йомшак кына төштә кебек 
Тидереп алды күзләремә канатын,
Калтыранган бөркет сыман 
Ул нишләрен мин карадым.

Хикмәт-серле яңгыравык тавыш 
Белән кагылды ул колагыма:
Тетрәнде күкләр, очты фәрештәләр,
Диңгез асты юллар, хәшәрәтләр,
Ишеттем мин барысында аныккына.

Миңа турыдан-туры сыенды ул,
Хәйләлеккә оста булган 
Гөнаһлы телемне йолкыды ул. 
Беректерде авызыма 
Урт тешеннән кызыл канын 
Ачып торган елан угын.

Кылыч белән ярып ачты күкрәгемне,
Тартып алды эшләп торган йөрәгемне.
Ялкынланып янып торган күмер утын,
Кадап тыкты хәлсезләнгән җәсәдемә.
Ятамын мин бу бушлыкта вафат кебек, 
Ишетелде Хак Тәгалә чакыруы аваз
                                                 булып:
«Әй, пәйгамбәр, күтәрел, чакыр,
Өндә изгелеккә, шулдыр сиңа әмерем,
Диңгезләрне кичеп, җирләр йөреп
әйлән, Хак сүз белән яндыр бәндәләрнең
                                                     бәгърен!»
                                                     (1826)

Коръән аятьләренә охшатулар (Подражание Корану)

(өзекләр)

I

Ант итәм мин так вә җөп белән,
Ант итәм мин кылыч вә җиһад белән,
Ант итәм мин иртәнге йолдыз белән,
Ант итәм мин икендедә фарыз белән:
Юк, ташламадым мин, бәгърем, сине. 
Кемне соң мин юату канатыма салдым,
Мин аны яратып, мәхәббәтем башына
алдым, һәм аяныч золымлыктан саклап калдым?
Мин түгелме соң сусау көндә сиңа
                                                     су бирүче,
Чүл сулары сине сугаручы?
Мин түгелме соң синең телгә илһам өстәп
Акыллар өстеннән кодрәт Хаким булучы?
Батыр бул. Калтыранган мәхлүккә аңлат, 
Ялганлыкны тапта, Хак юлдан кыю атла,
Ятимнәрне якла һәм Коръәнгә
Минем мәхәббәтемне сакла!

III

Пәйгамбәр, галәмнән вәхи иңде сиңа,
Түгел киребеткән адашканнарга;
Тыныч кына Коръән белән өндә,
Мәҗбүр итмә көфер саташканнарны!

Ни сәбәб соң тәкәбберләнә кеше?
Әллә шәрә, дөньяга килгәнгәме,
Әллә сулышы гасырда кыска булгангамы,
Зәгыйфь туып, зәгыйфьлектә үлгәнгәме?

Әллә Хак Тәгалә вафат иткәнгәме,
Һәм Үз рәхмәте белән терелткәнгәме?
Кем шатлыкларда, әче кайгы язмышларда
аны яклый, Нинди куәт күктән аның көннәрен
                                                           саклый?
Җиләк-җимеш аңа биргәнгәме,
Икмәк, хөрмә, зәйтүнгәме,
Аның хезмәтен хөрмәт кылыр,
Әйләншәһәр, һәм калку, һәм иген кыры?

Тик фәрештә ике тапкыр быргыдан өрер;
Күкрәп җиргә күк селкенер:
Ир туган читкә чабар агасыннан,
һәм угыл бала качар анасыннан.

Кыяфәтен, төсен җуйгач куркудан;
Барысы да Раббымызның хозурына
                                                  агылыр,
Үлекләр белән ялкында капланып,
Имансызлар, саташканнар абыныр.

     IV

Әүвәледән Синең белән, йә Кодрәт көчем,
Мин изгелектә ярышмак булам,
Тәкәбберлектән акылым җуям,
Ялварамын: «Ярлыка, йә Ил әһә Ходам!»

«Дөньяда җиргә бирәм тереклек,
һәм җәзам булыр үлем,
Тереклекнең дә, үлемнең дә,
Бердәнбер Хуҗасы мин Үзем», — диде Ул.

Шулай ук: «Тормыш — Яшәү бирәм,
Һәм үлем белән җәза кылам», — диде Ул.
Синең белән, Раббым, «Мин тигезлектә»,
Булса иде барлык ният-гамәл
                                  изгелектә!» — дидем мин.

Ачуың чыккан синең сүзеңнән,
Бозыклыкны мактаудан туктап, әйтик:
Күтәрәм мин кояшны көнчыгыштан;
Күтәр аны син көнбатыштан!

V

«Хәрәкәтсез» Җирне — күкләр гөмбәзләрен,
Тотып торган Куәт көче — Син иҗатчы,
Әйе, аумас коры җиргә һәм сулары
Таптый алмас Безне килсә гарасатлары.

Син кояшны яндырдың бу дөньяга,
Әйе, яктырта ул җирдә вә күкләрдә дә,
Җитен мае сыман сугарылып, әйтерсең лә,
Яктырта ул затлы пыяла күк галәмнәрдә дә.

Иҗатчыга баш иегез; Кодрәтле Ул;
Бәгырьләрне куырырдай эссе көндә
Җибәрә Ул болыт вә җилләрен дә;
Бирә җиргә Ул агач вә игеннәрен дә.

Шәфкатьле Ул: Ул Мөхәммәдкә
Ачты балкып торган Коръән,
Агым судай юнәлик без яктылыкка
Һәм күзләрдән качсын томан.

VII

Уян, куркуга талган:
Синең мәгарәңдә
Таң атканда
Изге ут янган.

Калебтән догам белән,
Пәйгамбәр, коткар мине
Наян төшләрдән,
Яман уйлардан!

Тыйнаклыкта, догада бул
Кояш чыкканчы,
Галәм китабын укы
Таң сызылганчы !

VIII

«Төсен җуйган фәкыйрьлек алдында
                                        сатып намус,
Мәкер кулың белән санап, мактап сатма
                                         хәрам малың:
Галәмнәрдә барлык юмартлыкка белеп тор
                                          син Хуҗаң барын.
Кыямәтнең дәһшәтле бер көнендә, иген
                                           тулы басу кебек,
Әй, Раббым, рәхим-шәфкать, иминлекне
                                  Син чәчүче, майтаручы,
Һәр бәндәнең хәләл хезмәтенә йөздән
                                    артык итеп кайтаручы».

Әгәр дә, хәрам хезмәт белән дөнья малын
                                                   син ауласаң,
Хөсетләнеп саранлыкта фәкыйрь хакын
                                                    санамасаң,
Мескеннәргә хәләл булган нигъмәтләрне
                                                  кире каксаң,
Шуны бел: бер уч тузан булып очар
                                     җыйган хәрам малың.

IX

Алҗыган юлаучы Аллага ялварган:
Юк күләгә. Сусаган ул, хәлдән тайган.
Өч көн һәм өч төн йөргән чүлдә адашкан,
Эссе, тузан, күрми күзләр, ялгыз буранда
                                                       калган.
Киселгән миһер, өзелгән өмет, йөргән
әйләнеп, Ни могҗиза! Пальма. Төбендә кое. Алган
                                                       шәйләнеп.
Йөгергән ул. Коега сыенган.
Эчкән туйганчы. Суында коенган.
Тәмам кипкән тел вә тән хәл алган,
Юлаучы исә ишәген кочып йокыга
                                                    талган…

Җир, күкләр Хуҗасының рәхмәте булган,
Мескеннәр өстеннән аккан күп еллар
Юлаучыларны юксынып бүген кем елар!
Юлаучыга уянырга сәбәп булып «сукты
                                                           сәгате»,

Ни булганын аңлый алмый бетте тәгате.
  Шул мизгелдә килде аңа серле бер аваз:
«Кайчан соң син чүлдә тирән йокыга
                                                     талган?»
«Кичәге күктә кояш балкыды иртәнге
таңда. Димәк, кичәге таңнан бүгенгесенә мин
                                              йокыда калган».
Ләкин аваз: «Әй юлаучы, син озак йокладың; 
Кара: яттың яшьлектә, тордың картлыкта;
Сусыз ком чүле тәмам корыды,
Кое да салкын, пальма череде.
Буранлы далада юктыр комның артык
                                                               кирәге,
Күренәдер барханнарда ишәгеңнең аксыл
                                                                сөяге».

Хәсрәт алмаш кайгы басканда бабай
Калтыранды, башын асты, үксеп елады
                                                               агай.
Шул мизгелдә ком чүленә могҗиза килде;
Үткәндәге хәтфәлекләр яңадан иңде;
Торды пальма, куаклыклар көрсенеп куйды;
Саф, салкын кое көмеш суларын үзенә
                                                             җыйды.

Әүвәл черегән вә таралган ишәкнең
                                          сөякләре җыела;
Хайван тәненә җан өрә, куәт-хәрәкәт
                                                       тоела;
Ә юлаучы исә көч, аң, шатлыкны сизә;
Каннарының юлларында яңадан туган
                                                  яшьлек гизә;
Изгелектә сугарылган куанычтан күкрәк
тула:
Һәм Аллага тапшырып юлга юлаучы чыга.
                                                                (1824)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100