Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Помидорда фитофтора булмасын, салкын тимәсен өчен нишләргә?

Помидорда фитофтора булмасын, салкын тимәсен өчен нишләргә?

news_top_970_100
Помидорда фитофтора булмасын, салкын тимәсен өчен нишләргә?
Бакчада үсеп торган помидорларны салкыннан саклау, авыруларны дәвалау турында киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Ачык грунтта үскән помидорлар салкын вакытында аеруча ныграк зарарлана. Алар өстенә пленкадан каркас ясап куярга була. Пленка урынына яктылык үткәрә торган башка берәр материал куллансаң да ярый.

Яңгырлы һавада томатларны бәйләп куярга кирәк, помидорлар җиргә тимәсен. Яңгыр беткәч, һәр куактан тамчыларны селкеп төшерегез.

Дымлы һавада помидорлар фитофтороз белән авырый башлый. Бу авыру ияргәндә помидор яфракларында көрән, караңгы таплар барлыкка килә, ботакларда ак төсле мамыктай элпә үсеп чыга, черегән помидорлар йомшара, сасы ис килә.

Гөмбәле йогышлы авырулар иярмәсен өчен, помидорлар тиз өлгерсен өчен, аларга ашлама кертергә кирәк.

Биш литр су салынган чиләккә 0,5 сөт яки кефир салырга, 5 тамчы йод эремәсе өстәргә. Шушы эремәне һәр куакка 1 литр сибеп чыгарга. Фитофтороз килеп чыкканын абайлап алгач та, тиз арада шушы эремәне ясап сибәргә кирәк.

Бәрәңге фитофтора тарата торган үсемлек булганга, аны помидор янына утыртмагыз.

Фитофтораны дәвалау өчен помидорга фурацилин эремәсе сибәргә була. Биш таблетканы ваклап, биш литр суда эретергә. Бу эремә җәй буена җитәчәк. Аның помидорларга өч тапкыр сиптерергә кирәк: помидор чәчәк атканчы, беренче ботакчалар чыкканда, помидорлар өлгерә башлагач.

Помидорларга метронидазол дигән дару да сибәргә була. 1 таблетканы бер литр суд эретергә кирәк. Ачык һавада үскән помидорларга шушы эремәне яңгыр яуган саен сибәргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100