Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Почта России" җитәкчесе ничә сумлык фатирда яши?

"Почта России" җитәкчесе ничә сумлык фатирда яши?

news_top_970_100
"Почта России" җитәкчесе ничә сумлык фатирда яши?
Күптән түгел интернетта "Почта России" предприятиесе генераль директоры Николай Подгузовның миллиард сумлык фатир алуы турында мәгълүмат пәйда булды. Җитәкче бу сүзнең дөреслеген кире каккан, дип яза ТАСС. 

Подгузов фатирының бәясен 100 миллион сумнан әз генә кимрәк дигән. Шуның 75% ипотека хисабына түләнә, калган сумманың бер өлешен җитәкче үзе җыйган, ә бер өлеше ике фатирын сатканнан соң тупланган.

"Мин үземне миллиардер дип танылырмын дип көтмәгән идем", дигән Подгузов. Ул керемнәре һәм чыгымнары турында декларация тапшыруын әйткән. "Әйе, фатир чыннан да кыйммәтле, әмма гаиләм дә зур, ә керемем ипотеканы түләп бетерермен дип өметләндерә", - дигән ул.

Подгузовның яңа фатиры бик кыйммәтле Knightsbridge Private Park торак комплексында урнашкан икән. Күчемсез милек экспертлары бу фатирның бәясе миллиард сумнан арта дип билгеләгән. Проект сайтында бу йортта сатылган фатирларның бәясе 124 миллион сумнан башлануы язылган. 

Николай Подгузов "Почта России" белән 2017 елның июленнән җитәкчелек итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100