Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия системасына үзгәреш кертергә җыеналар: хезмәт хакыңнан булачак пенсияңә өлеш чыгар!

Хезмәт хакының 6 процентын пенсия туплау өчен эш бирүче түгел, ә хезмәткәр үзе күчерә башларга мөмкин. 

news_top_970_100
Пенсия системасына үзгәреш кертергә җыеналар: хезмәт хакыңнан булачак пенсияңә өлеш чыгар!

Россиянең финанс министрлыгы индивидуаль пенсия капиталы (ИПК) турындагы закон проекты Дәүләт Думасына көзге сессиядә кертелер дип өметләнә. Бу хакта “Парламентская газета” басмасына сылтама белән “Челнинские известия” хәбәр итә.

ИПК - кеше үз теләге белән пенсиясен арттыру мөмкинлеге. Хәзерге вакытта хезмәт хакының 22 проценты күләмендәге сумманы эш бирүче хезмәткәрнең пенсия фондына күчереп бара. Ә бу проект хезмәткәрнең үзенең дә булачак пенсиясенә акча күчерүне күз алдында тота. Эшләргә мөмкинлегең булганда, ай саен хезмәт хакыңның бер өлешен (6 процентын дип планлаштырыла) күчереп барасың. 

Концепция проекты халык арасында ИПКны пропагандалауны күз алдында тота. Беренче елда кешеләр бу программада катнашудан баш тарта ала. Алга таба алар күчерелергә тиешле сумманы киметә генә ала. Кешеләргә "биш еллык каникуллар" - ягъни хезмәт хакыңны күчерүдән баш тарту мөмкинлеге бирү дә карала. Эш бирүче исә 22 процент взносны түләвен дәвам итәчәк. 

ИПК дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында сакланачак.

Финанс министры Антон Силуанов индивидуаль пенсия капиталы 2020 елда кертелергә мөмкин дигән иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100