Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онлайн-кассаны арендага алып эшләп буламы?

Без бик кечкенә кибет, һәм хәтта иң арзан онлайн-касса сатып алу да безнең хәлебездән килми. Интернетта онлайн-кассаны арзан бәягә куллануга биреп тору турында тәкъдимнәр күп. Без шундый оешмаларның берсе белән килешү төзеп, онайн-кассаны арендага алып эшли алабызмы?

news_top_970_100
Онлайн-кассаны арендага алып эшләп буламы?

Җавап: 22.05.2003 кабул ителгән 54-ФЗ номерлы “Кулда булган акчалар һәм (яки) электрон түләү чаралары кулланып исәп-хисап ясаган вакытта контроль-касса техникасынан файдалану турында” Федераль канун (290-ФЗ номерлы Федераль канун редакциясендә) исәп-хисап ясау вакытында вакытлыча файдалануга (арендага) алынган контроль-касса техникасын куллануны тыймый.

Әйтеп үтелгән Федераль канунның 1.1 маддәсе нигезләмәләрендә “кулланучы” дигән термин билгеләнгән, ул исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын кулланучы оешма яки хосусый эшмәкәр була ала.

Әйтелгән канунның 4.1 маддәсе нигезендә, контроль-касса техникасын теркәү турында гариза кулланучы тарафыннан кәгазьгә язылган килеш теләсә-кайсы җирле салым органына бирелә яки контроль-касса техникасы кабинеты аша юллана ала. Контрль-касса техникасы теркәлү датасы итеп гариза биргәннән соң биш эш көне эчендә бирелә (юллана) торган контроль-касса техникасы карточкасының салым органы тарафыннан формалаштыру көне санала.

Шул рәвешле, хосусый эшмәкәрләр яки оешмалар вакытлыча куллануга (арендага) алынган контроль-касса техникасын кабул ителгән тәртиптә үз исеменә теркәргә тиеш.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110  Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100