Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди уңышы өчен мәктәп укучысына миллион сум премия бирәләр?

Нинди уңышы өчен мәктәп укучысына миллион сум премия бирәләр?

news_top_970_100
Нинди уңышы өчен мәктәп укучысына миллион сум премия бирәләр?

Россия Президенты Владимир Путин халыкара фән олимпиадаларында җиңүче мәктәп укучыларына премияләр булдыру турындагы указны имзалаган. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Президент премияләре ел саен булачак. Аларны гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр генә түгел, яшь вундеркиндлар әзерләгән тренерлар да ала алачак.

"Халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм аларны әзерләү белән шөгыльләнүче тренерларга премияләр 2018 ел һәм шуннан соңгы еллар өчен бирелә", — диелә указ текстында.

Алтын медаль өчен премияләр — 1 млн сум, көмеш медаль өчен — 500 мең сум, бронза медаль өчен 400 мең сум күләмендә түләнә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100