Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыкларны ашар алдыннан юарга ярамый?

Нинди ризыкларны ашар алдыннан юарга ярамый?

news_top_970_100
Нинди ризыкларны ашар алдыннан юарга ярамый?
Роскачество белгечләре әзерләр алдыннан юарга ярамаган ризыклар исемлеген төзегән, дип яза РИА Новости.

Экспертлар итне юмаска киңәш итә. Чөнки патоген бактерияләр суга эләккәч үлми, ә су тамчылары белән кухнядагы өслекләргә, киемгә, савыт-сабага яки ризыкка тарала гына. Шулай итеп алар сәламәтлеккә зыян сала. Бары тик озак термик эшкәртү вакытында гына бактерияләрдә котылып була.

Шулай ук йомыркаларны да юарга ярамый. Йомырка кабыгында аның эчен бактерияләрдән саклаучы су үткәрми торган катлам була. Юганда ул зарарланырга һәм бактерияләр йомырка эченә эләгергә мөмкин.

Төргәкләнгән гөмбәләрне дә юмаска киңәш итәләр. Су аркасында алар тизрәк бозылырга, тәмен һәм исен югалтырга мөмкин. Гөмбәләрне дымлы тукыма белән сөртеп алу яхшырак булыр. Ә гөмбәне термик эшкәртүсез кулланасы булганда аны кайнар су белән пешекләргә була.

Роскачество ашар алдыннан һичшиксез юылырга тиешле ризыкларны да әйтте. Болар – яшелчә һәм җиләк-җимешләр, чистартылган бәрәңге, дөге һәм кузаклылар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100