Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ризыклар тромб барлыкка китерә?

Нинди ризыклар тромб барлыкка китерә?

news_top_970_100
Нинди ризыклар тромб барлыкка китерә?
Экспертлар белдерүенчә, кайбер ризыклар тромб, ягъни укмашкан кан барлыкка китерергә мөмкин. 

Сыер һәм дуңгыз бавыры куллану тромб барлыкка китерә. Чөнки бу ризыкларда холестерин һәм К витамины бар. Ә алар исә турыдан-туры канның куеруы белән бәйле. 

Әле шулай ук маргарин да сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Аның составындагы трансмайлар канны куерта һәм тамырлардагы клапаннарга көчәнеш бирә, дип яза "Актуальные новости" басмасы. 

Шулай ук зыянлы ризыклар исемлегенә ысланган казылык та кергән. Холестерин аркасында бляшкалар барлыкка килә, ә алар соңрак тромбка әйләнергә мөмкин. 

Тромб булмасын өчен белгечләр казылык һәм бавыр урынына тавык һәм бозау ите ашарга, ә маргаринны май белән алыштырырга, рационга яшелчә һәм җиләк-җимешләр өстәргә киңәш итә. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100