Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди начар гадәт хатын-кызларда йөрәк өянәге куркынычын арттыра?

Тәмәке тарту хатын-кызлар өчен бик зарарлы, дип кисәтә белгечләр. Табиблар фикеренчә, тартучы ханымнар йөрәк авыруларына аеруча тиз бирешә.

news_top_970_100
Нинди начар гадәт хатын-кызларда йөрәк өянәге куркынычын арттыра?

Галимнәр кызларны тәмәке тартмаска я бу яман гадәтне мөмкин кадәр иртәрәк ташларга чакыра. 50 яшькә җитмәгән, тәмәке тарткан хатын-кызларда йөрәк йянәге очраклары тартмаучы ханымнар белән чагыштырганда 13 мәртәбәгә артыграк күзәтелә, дип яза “Российская газета”.

Экспертлар мондый фикергә 3 мең кеше катнашлыгында үткәрелгән тикшеренүдән соң килгән. Әлеге тикшеренү күрсәткәнчә, 18дән 49 яшькә кадәр йөрәк өянәге куркынычы аеруча зур булган. Шунысы кызык, шушы яшьтәге үк ирләрдә бу авыру белән чирләү ихтималы бер ярым мәртәбәгә түбәнрәк күзәтелгән.

Мондый аерма тәмәке тартуның хатын-кыз организмында эстроген эшләп чыгару процессына тискәре йогынты ясавы белән бәйле, дип саный галимнәр. Бу, үз чиратында, гормональ фонны түбәнәйтә. Билгеле булганча, хатын-кызлар йөрәген нәкъ менә эстроген яклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100