Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди косметологик процедураларга еш йөрергә ярамый?

Косметологик процедуралар белән кызыксынасызмы? Алай икән, түбәндәге киңәшләребез сезнең өчен.

news_top_970_100
Нинди косметологик процедураларга еш йөрергә ярамый?
“Туры элемтә”дә косметолог, дерматовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева нинди косметологик процедураларга еш йөрергә ярамавы хакында әйтте.

- Ботулинотерапия бер елга өч тапкырдан артмаска тиеш. Косметологик процедураны бер тапкыр гына ясатып, аның нәтиҗәсе уңай булмаска мөмкин. Косметолог никадәр курс узырга кирәклеген үзе билгели, ләкин аны өч тапкырдан арттырмаска киңәш ителә, - диде ул.

Нинди косметологик процедураларга йөрергә кирәк? Тәҗрибәле косметологны ничек сайларга мөмкин? 

- Нинди косметологик процедураларга йөрергә кирәклеген белү өчен косметолог янына барып консультация узырга киңәш итәм. Хәзер социаль челтәрләрдә бит тиресен яхшырту өчен бик күп ысуллар тәкъдим итүче төркемнәр бар. Моның өчен хәзер күп төрле мөмкинлекләр бар. Киңәш бирүчеләр күп булгач, кайда чын, ә кайда ялган икәнен аңлап өлгерерлек түгел. Күпләр интернеттан нәрсә укый, шуны тиз арада эшләп карый. Шуны онытмаска кирәк: әлеге битлекләр, косметологик процедуралар сезнең бит тирегезгә килешмәскә мөмкин. Күпләр ботокс ясатам да тиз арада кирәкле нәтиҗәгә ирешә алам дип саный. Ләкин ботулотоксиннар кертү кебек процедураның нәтиҗәсе вакытлыча гына. Һәрбер косметологик процедураларның составында дару бар. Мезотерапия процедурасын гына алыйк, аның составында аскорбин кислотасы тора. Организм әлеге препаратларны җиңел үзләштерергә тиеш. Мезотерапия дип без витаминнарга бай булган коктейльләрне атыйбыз. Витаминнар тиренең өске катламына, дымландыру, сафландыру һәм яшәртү максатыннан кертелә. Әлеге процедураны күбрәк бит өслегенә, муен, декольте, кул аркасы өлешенә ясаталар.

Тән тиресенең халәтен медицина үзәге, клиникаларда эшләүче тәҗрибәле косметологлар гына бәяли ала. Алар сезне караганнан соң, нинди косметологик дәвалау курслары кирәклеген үзләре ачыклый. Иң элек анализлар тапшырырга кирәк булачак. Тәҗрибәле табиб нинди косметологик процедураларның зыяны булу ихтималын да, андый очракта нишләргә кирәген дә аңлатырга тиеш. Ул нинди ысуллар белән эшләвен яшерми, сезгә барысын да аңлатачак. Процедураларга язылганчы, белгечнең кайда укыганы һәм ничә ел эшләве белән кызыксыныгыз. Хәзер айлык курслар узып кына косметологик хезмәт күрсәтүчеләр бар. 
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100