Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди хайваннарны корбанга чалырга була, нинди кимчелекләре булганнарын ярамый?

Корбан ите өч тигез өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар.

news_top_970_100
Нинди хайваннарны корбанга чалырга була, нинди кимчелекләре булганнарын ярамый?
Сарыклар, тәкәләр, бәрәннәр, кәҗәләр (бер яшен тутырган булуы шарт һәм бер кеше исеменнән чалына), биш яшен тутырган дөя (җиде кеше исеменнән чалына ала), үгез, сыер яки буйвол (ике яшен тутырган булулары шарт һәм җиде кеше исеменнән чалына ала) корбан итеп чалырга була. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында язылган.

Әлеге хайваннардан тыш, калган башка берсе дә корбанга чалына алмый.

Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезләре киселгән яки печелгән хайваннарны корбан чалырга ярый.

Кайбер хәлле кешеләр, берничә хайванны корбанга чалып, үзләренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар. Бу да рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез сгв: “Ашагыз, башкаларны ашатыгыз һәм үзегезгә дә калдырыгыз”, дигән.

Әлеге язмада "корбаннан калган сөякләрне күмәргә кирәкме" дигән сорауга җавап биргәннәр. Кан, сөякләр һәм ит изге дип исәпләнмиләр, бары тик гамәл генә изге була. Шуңа күрә сөяк һәм тиреләр белән башка вакыттагыча эш итегез, диелгән.

***
 Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100