Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди ит иң файдалысы - исемлек

Нинди ит иң файдалысы - исемлек

news_top_970_100
Нинди ит иң файдалысы - исемлек
Табиблар кешеләргә нинди ит ашау файдалы булуы турында аңлаткан. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

1 урын - куян ите. Ул гипоаллерген һәм иң файдалы ит булып санала. Анда майлар тавык итеннән күбрәк, ә холестерин азрак. Куян ите аминоксилоталарга, омега-3, В төркеме витаминнарына, фосфор, кобальт, калий һ.б. матдәләргә бай. Куян итен бөтен кешегә дә, шул исәптән балаларга да, ашарга ярый. 

2 урын - тавык ите. Анда А, В, Е витаминнары, фосфор, тимер, калий, магний күп. Аны өлкәннәргә дә, балаларга да ашарга ярый. Ул канда шикәр микъдарын нормальләштерә, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Тавыкның бер кимчелеге - аның тиресе бар, ә тавык тиресендә холестерин күп була.

3 урын - күркә ите. Ул иң диетик ит булып санала. Анда май күләме иң азы, тик күркә итен үзләштерү җиңел түгел. Анда минераллар һәм витаминнар күп, күркә ите кан составын яхшырта.

4 урын - сыер ите. Ул безнең планетада иң күп таралган ит булып санала. Аның төп минусы да шунда - сәнәгый эшкәртү итнең составына начар йогынты ясый. Сыер итендә антибиотиклар, башка чит матдәләр була. Сыер ите авыр үзләштерелә.

5 урында - дуңгыз ите. Бу ит бик майлы. Ул матдәләр алмашы бозылуга китерә, кеше симерә. Ләкин дуңгыз итендә файдалы матдәләр дә бар. В төркеме витаминнары бу иттә башкаларга караганда күбрәк. Дуңгыз ите - хәләл булмавын бар мөселманнар да беләдер.

Үрдәк һәм сарык итен сирәгрәк ашарга киңәш ителә. Аларда витаминнар һәм файдалы матдәләр күп булса да, организм үрдәк һәм сарык итен начар үзләштерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100