Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нинди аш иң файдалысы?

Нинди аш иң файдалысы?

news_top_970_100
Нинди аш иң файдалысы?

Иң файдалы аш - яшелчә шулпасы. Ул туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы. Ә солянканы табиблар ашарга киңәш итми. Анда тоз һәм майлар күп дип белдергән РИА Новости сораштырган экспертлар.

“Барлык клиникаларда да туклану нигезе – ул яшелчә ашлары. Бу туклыклы матдәләрнең иң оптималь чыганагы”, - дип сөйләде Туклану һәм биотехнология федераль тикшеренү үзәгенең дәвалау туклануы клиникасының диетологы, медицина фәннәре докторы Елена Ливанцова.

Ит шулпасында пешерелгән ашларда калория күбрәк, майлы ит кулланылса бигрәк тә. Холестерины югары булган кешеләргә алардан баш тарту яхшырак диде табиб.

Диетолог әйтүенчә, ит пешкән вакытта шулпага зарарлы матдәләр дә бүленеп чыгарга мөмкин. Чөнки терлекне антибиотиклар яки гормоннар белән тукландырган булулары ихтимал. Шуңа күрә беренче һәм икенче тапкыр кайнатылган шулпаны түгәргә кирәк дип киңәш итә Ливанцова.

Шул ук хастаханәдә эшләүче табиб гастроэнтеролог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Пилипенко әйтүенчә, яшелчәләр шулпага файдалы микроэлементлар бүлеп чыгара. Мәсәлән, калий һәм магний. Алар ашказаны һәм эчәклекләр өчен бик файдалы.

Ә иң файдасыз аш – ул солянка. Ул берничә төр ит белән пешерелә һәм бу шулпаның калориясен арттыра, дип саный Ливанцов. Моннан тыш, солянкага тозлы кыяр һәм ысланган ризыклар да кушалар. Шуңа күрә табиб бу шулпаны йөрәк-кан тамырлары авырулары булган, гипертония һәм артык авырлыктан интеккән кешеләргә ашарга киңәш итми.

Гөмбә ашына да саклык белән генә карарга кирәк, дип саный Пилипенко. “Гастроэнтерологик авырулары булганнарга гөмбә ашы киңәш ителми. Чөнки аның составында бик күп экстрактив матдәләр бар. Алар ашкайнату тракты эшчәнлеген көчәйтә. Һәм ашкайнату тракты ялкынсыну халәтендә икән, бу көчәнеш эчәк инфекциясе белән зарарлану ихтималын арттыра”, - дип аңлатты табиб.

Шуңа да карамастан, белгечләр шулпа туклыклы матдәләр чыганагы дигән фикердә. Шулпа туклану пирамидасының нигезен – аксымнар, майлар һәм углеводларны тәшкил итә.

Беренче ашларның 50-60% сыеклыктан торуын исәпкә алганда, аның энергия кыйммәте әллә ни югары түгел. Әмма сыеклык бәрабәренә организм тиз туена һәм бу үз авырлыгын контрольдә тотучылар өчен мөһим.

Шулпаны һәр көн төшке ашка ашарга киңәш ителә. Иң яхшысы җылы килеш ашау. Артык кайнар һәм салкын ризыклар уңайсыз симптомнар китереп чыгарырга мөмкин, дип сөйләде Пилипенко.

“Шулпаны һичшиксез ашарга кирәк. Бу кеше үзен сәламәт һәм көр хис итсен өчен кирәк”, - диде гастроэнтеролог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100