Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничек озак һәм сәламәт яшәргә: иң гади кагыйдәләр

Озак яшәгән кешеләрнең тормышларын күзәткәннән соң, галимнәр нәтиҗә ясаган.

news_top_970_100
Ничек озак һәм сәламәт яшәргә: иң гади кагыйдәләр
EurekAlert - Фәнне үстерүгә ярдәм итү буенча Америка берлеге хәбәр иткәнчә, гомерне озайту өчен организмда ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган ризыклар ашамаска кирәк.Тикшеренүләрдә 45 яшьтән 83 яшькә кадәрле 68 мең кеше катнашкан, аларның сәламәтлеген 16 ел буе тикшереп барганнар. Шул рәвешчә, озак яшәргә ярдәм итә торган ашамлыклар исемлеге ачыкланган.Озак яшәр өчен нәрсәләр ашарга?- Җиләк-җимеш;- Яшелчә;- Кофе;- Ипи;- Ярмалардан әзерләнгән иртәнге аш;- Майсызландырылган сыр;- Зәйтүн мае;- Чикләвек;- Шоколад.Бу ризыклар үлем очракларын 18 процентка, йөрәк-кан системасы авыруларын 20 процентка, яман шешне 13 процентка киметә дип табылган.Организмда ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган продуктлар:- Ит һәм ит ризыклары;- Чипсы;- Алкогольсез эчемлекләр.Аз күләмдә булганда алкогольле эчемлекләрнең зыяны юк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай ук югары белеме булганнарның озак яшәгәне ачыкланган. Моның сәбәбе белемнең гомергә йогынтысы белән түгел, ә укымышлы кешеләрнең сәламәтлеген вакытында кайгыртып, үз вакытында табибларга күренүе белән аңлаталар. Вакытында ачыкланган авыру аның көчәеп китүен кисәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100