Ничек озак һәм сәламәт яшәргә: иң гади кагыйдәләр

14 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Озак яшәгән кешеләрнең тормышларын күзәткәннән соң, галимнәр нәтиҗә ясаган.
EurekAlert - Фәнне үстерүгә ярдәм итү буенча Америка берлеге хәбәр иткәнчә, гомерне озайту өчен организмда ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган ризыклар ашамаска кирәк. Тикшеренүләрдә 45 яшьтән 83 яшькә кадәрле 68 мең кеше катнашкан, аларның сәламәтлеген 16 ел буе тикшереп барганнар. Шул рәвешчә, озак яшәргә ярдәм итә торган ашамлыклар исемлеге ачыкланган. Озак яшәр өчен нәрсәләр ашарга? - Җиләк-җимеш; - Яшелчә; - Кофе; - Ипи; - Ярмалардан әзерләнгән иртәнге аш; - Майсызландырылган сыр; - Зәйтүн мае; - Чикләвек; - Шоколад. Бу ризыклар үлем очракларын 18 процентка, йөрәк-кан системасы авыруларын 20 процентка, яман шешне 13 процентка киметә дип табылган. Организмда ялкынсыну процессларын китереп чыгара торган продуктлар: - Ит һәм ит ризыклары; - Чипсы; - Алкогольсез эчемлекләр. Аз күләмдә булганда алкогольле эчемлекләрнең зыяны юк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Шулай ук югары белеме булганнарның озак яшәгәне ачыкланган. Моның сәбәбе белемнең гомергә йогынтысы белән түгел, ә укымышлы кешеләрнең сәламәтлеген вакытында кайгыртып, үз вакытында табибларга күренүе белән аңлаталар. Вакытында ачыкланган авыру аның көчәеп китүен кисәтә.

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Җырның фонограмма икәнен каян белергә - Айваз Садыйров белән Гөлназ Сәфәровадан биш киңәш

Татарстанның атказанган артисты, "Татар радиосы" алып баручысы Гөлназ Сәфәрова һәм "Татар радиосы" баш редакторы Айваз Садыров җырчының фонограммага җырлыймы, тере тавышкамы икәнен ачыклар өчен биш киңәш тәкъдим итә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла