Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничек итеп җиңел генә ябыгырга?

Ничек итеп җиңел генә ябыгырга?

news_top_970_100
Ничек итеп җиңел генә ябыгырга?
Диетологлар җиңел генә ябыгу ысулын әйткән. Сагыз чәйнәп, ябыгып була икән. Бу турыда "Известия" сайты хәбәр итте.

Америка диетологы Кери Ганс сүзләренчә, сагыз чәйнәү зыянлы ризык ашаудан тыелырга ярдәм итә. Мәсәлән, ашаганнан соң баллы ризык кабып куясы килсә, сагыз чәйнәү хәерле. "Шулай эшләгәндә, сез печенье яки торт кисәге капканга караганда, азрак калория алырсыз", - ди Ганс.

Сагыз аппетитны киметә, печенье яки чипсы кебек зыянлы әйбер ашаудан тыелырга ярдәм итә.

"Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча, сагыз чәйнәгән кешеләр ашаган вакытта 40 калорийга кимрәк кабул итә", - дип сөйләгән Туклану һәм диетология академиясе хезмәткәре Анжел Планелс.

Диетологлар фикеренчә, вак-төяк ризык капкалаудан бөтенләй баш тартырга кирәкми. Капкалап алу өчен йогырт яки бераз чикләвек алып кую хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100