Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ничә градус эссе булганда, эштән алдан җибәрү каралган?

Һава температурасы нормадан тайпылганда, эш вакытының дәвамлылыгы СанПиН белән билгеләнгән.

news_top_970_100
Ничә градус эссе булганда, эштән алдан җибәрү каралган?
Эш белән тәэмин итүче оешма үзенең хезмәткәрләре өчен уңайлы эш шартлары булдырырга тиеш. Урамда эссе һава торышы булганда, офисларда тиешле температура режимын тәэмин итү шарт. Бу турыда "Роструд" Хезмәт һәм мәшгульлек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте хәбәр итте.

Температура режимы кондиционерлар ярдәмендә урнаштырыла. Шулай ук хезмәткәрләргә эштә тәнәфесләр ясау мөмкинлеге, ял итү урыннары булдырыла. Эш бүлмәләрендә эчә торган су, аптечка куела.

Һава температурасы нормадан тайпылганда, эш вакытының дәвамлылыгы СанПиН белән билгеләнгән. Әгәр эш бүлмәсендә температура 28,5 градус булса, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга киңәш ителә. Температура 29 градус булса, хезмәткәрләрне ике сәгатькә алдан җибәрү каралган.

Бүлмәдә температура 30,5 градуска кадәр күтәрелгәндә, эш көнен дүрт сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш ителә, диелгән әлеге хәбәрдә.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100